Мәчеттә даими рәвештә, атнасына ике тапкыр, БЦП (Балалар Церебраль параличы) диагнозы куелган балалар белән дәресләр үткәрелә. Ул дәресләрдә алар белән табиблар эшли. Сабыйлар биредә ислам нигезләре буенча курслар тыңлый. Аларга ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча төп сабакны алалар, аннары балалар мәчет каршындагы мәйданда футбол уйныйлар.
Фотоотчетлар: