«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты И. Ф. Исмәгыйлев исеменә Пермь өлкәсе Барда районыннан "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:
"Мөхтәрәм Илһам Фәтхрахманович!
Районыбызның күзләре буенча инвалидларны тернәкләндергәнегез һәм хәйрия эшчәнлегегез өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә барлык фани дөнья нигъмәтләрен һәм барлык башлангыч гамәлләрегездә уңышлар, чәчәк атуыгызны телибез. Ихластан алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итүгә өметләнәбез.
Барда районы имам-мөхтәсибе Марат Мөхаффаров”.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте