Ставрополь крае мөфтияте Кисловодск шәһәре үзәк мәчете имамы Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде. Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" мәчетенең күрмәүчеләр белән эшчәнлеген бөтен Россия мөселманнары һәи ил өчен мөһим гамәл, дип белдерә.
Имам шулай ук Кисловодск үзәк мәхәлләсе вәкиле Хәдичә ханым Загуләеваның үзәктә Коръән өйрәнү курсы узуы өчен зур рәхмәт әйтә.
- "Ярдәм" үзәге күрмәүчеләр өчен генә түгел, бөтен мөселман өммәте һәм илебез Россия өчен кирәк. Эшләрегездә зур уңышлар телим, кешеләр сезгә ярдәм итеп торсын-, дигән Кисловодск имамы Шаманов.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте