Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә "Ярдәм"гә бәйрәм вәгазьләрен тыңларга, Ураза гает намазын кылырга килгән мөселманнар белән мәчет ишек аллары да шыгрым тулы булды.
Ай дәвамында мөселман кардәшләребез бер–берсенә шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тырыштылар, тәравих намазларына мәчеткә килделәр. Якташларыбыз шәһәр мәчетләрендә, өйләрендә мул табыннар әзерләп ифтар ашларын уздырдылар.
Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын! Барчабызга хәерле имин тормыш, игелекле гамәлләр телик, - имамнар дога кылды.
Рөстәм хәзрәт Әминев Рамазан аенда кылган догаларыбыз кабуллардан булсын, диде. Ул Ураза гаете намазын укып, вәгазъ сөйләде. Рамазан ае тәмамлангач та изге гамәлләр кылып, яхшы ниятләр белән яшәргә язсын дип теләкләрен юллады.
Дини темага мәгънәле чыгышлар: Коръән, вәгаз, дога, тәкбирләр белән үрелеп барган бәйрәм намазы бер тында узды. Урамда, яшел хәтфә чирәмле ишек алдында да намаз оештырылды. Диндарлар оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләделәр. Аннары йортларына гает коймагы ашарга тралашытылар.
Сизелмичә үтеп киткән Рамазан аенда, Ураза гаете көннәрендә яңгыраган вәгазъләр, теләкләр, ихлас күңел белән кылган догаларыбыз, эшләребез күңелләребезне тынычландырсын, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.
Хөрмәт белән Сезнең һәм Аллаһы Җәнәбел Хак мәчете "Ярдәм".
Видеолар монда: @mechet_yardam. Фотоларны моннан карарга була:: @fond_yardam .