2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.
Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.
ТР МДН 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәмен уздыра. 4 гыйнварда исә Теләче районында нәзарәт карамагында эшләүче ятим балалар приюты ачыла.
Шулай ук мәүлид аенда татар Коръән хафизлары Кол Шәриф мәчетендә өзлексез Коръән укый башлаячак.