Салмак кына җиргә сеңдереп Татарстанда һәм Идел буе төбәкләрендә яңгыр ява. Шәфәгать тамчылары уҗым кырларын, бакчалардагы күпьеллык чәчәкләр, яшелчә, яшелчә, җиләк җимеш тамырларын туендыра. Көздән ныгып калсалар, киләсе язда алар шаулап үсеп китәрләр.
Шәһәрдә яшәүчеләр беркайчан да җир кешесенең мәнфәгатен онытмаска тиеш. Кардәшләр, сөенеп яшик, көзге яңгырлар ява диеп. Авыл кешеләренә, бакчачыларга без уңышлар телибез. “Ярдәм” мәчетендә һәрвакытта аларга хәерле хезмәт теләп дога кылына. Икмәк үстерүчеләр, эшчеләр, хәләл хезмәт белән тир түгеп эшләүчеләргә, илебез сәнәгатен үстерүчеләргә исәнлек, иминлек телибез.