Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Борбаш шәкертләре бүләк алды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Борбаш шәкертләре бүләк алды

Борбаш шәкертләре бүләк алды. Төп яңалыклар

Борбаш балалар пансионатында тәрбияләнүче шәкертләребез Гарифуллин Әхмәд-Фарук һәм Гыйбадуллин Әмин "Рәшидә" Корьән ятлау үзәге тарафынныннан уздырылучы "Татар Хафиз" проектында катнашып Корьәннен 30  җүзен яттан сөйләп сертификатка һәм бүләккә ия булдылар.

 

Егетләргә, әти-әниләренә һәм остазларына Аллаһы Раббыбызның рәхмәте булсын. Бу егетлэрнең мондый чарада тәүге катнашулары. Алга таба да  динебезне , Корьәнне яттан уку буенча  белемнәрен үстерүдә тагын да тырышып эшләрбез дигән өметтә калабыз. 

Аллаһы Раббымыз егетләргә алга таба да изге китабыбызның серләренә төшенергә тел ачкычлары һәм күркәм сабырлык бирсен.

“Ярдәм” фондының мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендә булган ир-балалар өчен ачылды. Авыл мәктәбендә алар урта белем дә ала.

Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кешеләрне әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларда уку дәверендә тәрбияләнә. Алар көндез дөньяви мәктәптә белем ала, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия бирүче факультатив дәресләргә йөри.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды