Мәчеткә таба ап-ак кар дәръясыннан атлыйбыз. «Әл-Ислах” мәчете дип атала ул. Аның мәгънәсе – килешеп, туганлашып яшәү икән. "Усаклык” ("Осиново”) бистәсендә ул. Бер төркем милләтпәрвәрләр әле кайчан гына гыйбадәтханә төзү хакында җан фәрманга тырышып йөргәннәр иде.
Аллага шөкер, ул затларның фидакарьлеге белән салынган иман йортының эшли башлавына да 20 ел вакыт узган икән. Бистәдә яшәүчеләр шул шатлыкны уртаклашырга, тагын да күбрәк хәерле гамәл кылырга уйлашу өчен дә җыелганнар иде.
Мәчет залының зур залында бер якта – ир затлары, икечесендә – хатын-кызлар. Һай күркәм инде үзләре!..Сөбханаллаһ! Уртадагы озын урындыкта – кыз балалар, әз генә арттарак – малайлар. Болар – минекеләр. Күңел шатлыктан тирбәлә.
Тантаналы очрашу мәчетнең имамы Фәрит хәзрәтнең Коръән укып, дога кылуы белән башланып китте. Гыйбадәтханә төзүдә башлап йөрүче бабайларыбыз инде бакыйлыкка күчкәннәр. Алар рухына да дога кылынды. Мәчетне булдыруда иҗтиһад кылган Илгизәр Бәдретдиновка, Наил әфәндегә дә рәхмәт хисләрен ирештерәсе килә. Аннары иман йортының беренче имамы Гакыйль хәзрәт Гаязов мәчет төзелгәннән соңгы эшчәнлеген бәян итте.
Очрашуны күп балалы ана, мөгаллимә Фәридә Сафиуллина алып барды. Ул моннан 20 ел элек мәчет ачылганда да 30 градус суыклык булуны искә төшерде. Аннары нәни кыз Әминә Шәрифуллинаның: "Ялварам, Раббым, Сиңа”,-дип шигырь сөйләвеннән залга иман нуры сирпелде. Соңрак Диләрә белән Алсу "Ясин” сүрәсен яттан сөйләделәр, үзара әңгәмәләшүдә гарәп телендә җаваплар да бирделәр. Болар бик бәләкәйдән мәчеткә йөреп өйрәнәләр икән. Алда аларны РИУ галимнәре дә көтеп кала.
VIII сыйныф укучылары Зөлфәт Сафиуллин, Рамил Гыйниятуллин, Салават Һидиятуллин Коръән укулары белән залдагыларны тагын да сөендерде.
Аларның уңышларына Казан кошчылык фабрикасыннан һәм "Майский” совхозыннан килгән җитәкчелек бигрәк тә куана иделәр. Кошчылык фабрикасының элекке директоры Фәһим Фәһрази улыФәһруллинның котлавы һәм чыгышы үзе бер олы вәгазь булды. Мәчеткә ир-атларның аз йөрүе борчый икән аны. Гыйбадәтханә төзелгәндә бабайларга: "Кая инде сезгә мәчет салып йөрү?! Комыгыз коела бит инде!”-дип әйтүчеләр дә булган. Әмма бүген аларның гореф-гадәтләребезне, иманыбызның чылбырын өзмәү – ялгау нияте белән янып йөрүләре безгә бик аңлашыла. "Гыйлем алырга барлык мөмкинлекләр, уку-өйрәнү китаплары, мәдрәсәләребез бар. Өйрән”,-диде. Мәдрәсә дигәннән, "Майский” совхозы директоры урынбасары Искәндәр Шәйхи улы Мозаффаров "Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Ул әйбәт, тирән эчтәлекле вәгазьләр кирәклеген ассызыклады.
Яшел Үзән мөселманнары имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тәбрик сүзләрен җиткергәннән соң, динебезнең нигезен, аның кыйммәтләрен аңлатуда мәчет әһелләренә, остазларга уңышлар теләде. Вәгазен дә ирештерде. "Әл-Ислах”та балаларның гыйлем алуына аеруча шат булуын әйтте. Ул балаларның остазларын да котлады. Менә алар: Сания Сираҗиева Казаннан йөреп, мөгаллимлек итә икән. Фәридә Сафиуллина, Нәрзилә Нурмиева, Рузилә Вәлиева, Нурания Шаһиева – болар мөгаллимәләр. Аларга һәм Мансур кардәшебезгә дә бу кичәдә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Менә шулай, җәмәгать, биредә бик файдалы очрашу – сөйләшү булды.
Үзем дә биредәгеләргә "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның сәламен һәм яңарак кына нәшер ителгән "Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары» дигән китабын Фәрит хәзрәткә бүләк иттем. "Ярдәм” мәчете чыгарган дивар календарын һәм "Мөслимә” газетасының "Ярдәм” мәчете чыгарган санын да хәзрәткә, дин әһелләренә вә балаларга бүләк иттем.
Балалар быел 17 нче мәртәбә узачак конкурска әзерләнә башлады. Уңышлар телибез үзләренә. Яхшылап әзерләнсеннәр бәйгегә. Катнашсыннар, буыннар чылбыры өзелмәсен!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе