Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Энҗеләр тутыкмас әле..

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Энҗеләр тутыкмас әле..

Энҗеләр тутыкмас әле... Төп яңалыклар Сиңа васыять әйтәм, Аллаһы Тәгаләгә тәкъвалы бул, чөнки һәр хәернең башы – тәкъвалык. Фәкыйрьләрне ярат, алар белән мәҗлестәш бул.
Хәдис

Әйе, без кичә бик олы бер чараның мәҗлестәше булдык. Ул кайда булды дисезме? Ул “Корстон”ның Шостакович залында узды. “Хәйриячеләрнең Милли берлеге”н оештыру җыены иде ул.

Әлеге җыен “Энҗе” дип аталган кул эшләнмәләренең V Республика бәйгесе белән башланып китте. Без барыбыз бергә төрледән-төрле кул эшенә йөрәк җылысын кушып ясалган читекләр, мендәрләр, калфаклар, тәсбихлар һәм башка күп кенә кул эшләрен күреп, шатландык вә сөендек. Әйе, кул эшләре – ул безнең олы мирасыбыз, халкыбызның күңел энҗеләре, мәңге өзелмәс буыннарның энҗе чылбыры, халкыбызның күңел нуры. Бу үзе бер олы хезмәт – хикмәт иде. Аннары “Хәйриячеләрнең Милли берлеге”н тәкъдим итү булды. Ул Бөтенроссия хәйриячеләрен берләштерә. Бу бик вакытлы мөһим чара – стратегик чара, алгарышка омтылу. Җәмгыятебез авазын ишетеп, аңлап оешты ул. Бу берлек әгъзалары нинди милләттән, нинди диндә булуларына карамастан, барысына да аның социаль ярдәме булачак. Коммерцияле булмаган оешмаларны берләштерә ул. Әлеге берлекнең директоры – спикеры итеп Хәбибрахман Мәсхуд улы Миңнуллин, аның ярдәмчесе итеп Илдар Фирдәвес улы Хисаметдинов, ә президенты итеп Илдар Рәфкать улы Баязитов сайланды.
Әлеге берлек Россия Федерациясенең хәйрия оешмаларын берләштереп эш итәчәк.

Биредә гаилә кыйммәтләре дә үзәктә булды. Дистәдән артык ятимнең әнисе булган Мәликә ханым Гыйльметдинова хакындагы кино да халыкны ихласландырды. Киләчәктә дә уңышлар телибез үзләренә!

Әлеге чара кысаларында, Шәмаилләр күргәзмәсе дә эшләде һәм классик татар шәмаилләренең хәйрия аукционы да булып узды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Гаярь улы Батровның “Татар сандыгы” оешмасы җитәкчесе буларак ясаган аңлатмалары күңелгә аеруча якын булды. Шәмаилләр – нәселләр балкышы да, хәзинәсе дә, ядкаре дә. Һәр шәмаилнең мәгънәсен Рстәм хәзрәт тәфсилләп аңлатты. Бу чараның йөрәк тибешедәй булып танылган шаумен Гамил Нур барысын да җайлап-көйләп, “очып” йөрде. Аннары “Энҗе” дигән V Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүләр булды. Аның исеме “Энҗе” дип аталуда чынлап та бер хикмәт бар, ахрысы. Халык гаме – уйлары, максатлары белән сугарылган әлеге чара – тарихи чара. Дәүләтчелек һәм гражданлык җәмгыятенең социаль мәсьәләләре уңай хәл ителер, иншә Аллаһ. Җыеп әйткәндә, энҗеләр мәңге тутыкмас алар.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды