Кичә - 30 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында Анжела Вавилова исемендәге лейкемия авырулы балаларга ярдәм итү иҗтимагый хәйрия фондының күзәтчелек итү советы утырышы үткәрелде. Әлеге утырышта Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.
Фонд авыру балалар хосписын төзү белән шөгыльләнә. Хосписны 2014 елда җәй айларында ачу көтелә.
Утырышта иҗтимагый эшләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм күзәтчелек итү советына, Диния нәзарәте вәкиле буларак, нәзарәтнең социаль проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовны кертергә дигән карарга киленде дип хәбәр итте нәзарәтнең Матбугат хезмәте.