Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенда имамнар җыелышы узды. Чыгыш ясаучы хәзрәтләр, дәүләт вәкилләре аларга авыр һәм мактаулы хезмәте өчен олы рәхмәт белдерде, бердәмлеккә чакырды.
Имамнар хезмәте — дәгъвәт юлы һәм ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең кушканы буенча башкарыла. Шуңа күрә Татарстан мөфтияте сөекле пәгамбәребез Мөхәммәт (С Г В) тарихын, тормышын, мирасын хөрмәт итеп Мәүлет бәйрәме оештырыла. Пәйгамбәр безне бердәмлеккә, халыкка хезмәткә чакырган. Бу турыда имамнары бергә җыючы, мөхтәсибебез, билгеле мәгърифәтче Илдар хәзрәт Баязитов сөйләп узды.
Катнашучыларга РФ кануннарына туры китереп рәсми документларны төзү һәм Татарстан Диния Нәзарәтендә кабул ителгән уку-укыту программасының стандартларын саклау хакында сөйләделәр. Яңа уку елында мәҗбүри аттестация узу да кирәк.
Чара «Сөләйман» мәчетенең яңадан төзелгән бинасында узды. Монда Коръән укыту үзәге булыр диеп көтелә. Шуны раслап кунакка билгеле остазлар, чит ил кешеләре дә да килгән иде.
Күңелләребездә мөкатдәс Ислам
динебезгә карата мәхәббәт артсын, иманнарыбыз нык
булсын. Раббыбыз Аллаһы Тәгаләне, изге Китабы Коръән
Кәримне, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ихлас күңелдән
сөючеләрдән булыйк.