"Ярдәм" мәчетендә исем кушулар бик матур һәм дөрес итеп оештырыла. Исем кушу – яңа туган баланың тормышында бик зур вакыйга, ягъни исеме аның бер өлешенә әйләнә.
Исемне указлы имамнар куша. Мәчеткә керергә һәм имамны сорарга кирәк. Ул матур итпе исем куеп бирә.
Бик күп санда исем кушкан Раил хәзрәт Әхмәтәв: "Исем кушу – яңа туган баланың тормышында бик зур вакыйга, ягъни исеме аның бер өлешенә әйләнә. Яңа туган балага исемне беренче көнендә дә, өченче һәм җиденче көннәрендә дә бирү гадәте дә бар. Бу - ата-аналар ихтыярында. Иң мөхиме безгә килегез. Ярдәм итәрбез", - ди.
Бала туганнан соң, ата-аналарның бурычы аңа күркәм һәм матур исем табудан гыйбарәт, чөнки исем аның киләсе тормышына тәэсир итәчәк.