"Ярдәм" мәчете. Исламның алга ыргылышы, игелекле якларын ачучы бу гыйбадәтханә хакында кулыма каләм алып, тәфсилләп сөйлим әле.
Исеме җисеменә туры килердәй мондый мәчет, аның игелекле хезмәттәшләре турында ничек сөйләмисен инде?
"Ярдәм" мәчете бусагасына аяк басуга, үземне җәннәт бакчасында сыман хис иттем. Тавыш көчәйткеч аша азан авазы ишетелде. Күңелемне ниндидер илаһи моң биләп алды, күзләремнән яшьләр тамды.
Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. “Ярдәм” мәчетенең идәненә келәм җәелгән.
“Илдар хәзрәт кирәк иде”, - дигән мөрәҗәгатемә бик мөлаем итеп, 2 нче катка менегез, дип әйттеләр. Йөзләреннән нурлар балкый иде Рамил хәзрәт Ибраһимовның. Аның белән аннары якыннан танышып киттем. Әңгәмә корганда да Рамил хәзрәт әкрен генә, тыныч кына сорауларга җавап бирде, гаепләмичә генә ислам нигезләрен аңлатты миңа. Бик зур рәхмәт Сезгә, Рамил хәзрәт.
Аннары инде мин лифт белән икенче катка менеп киттем. Бу гыйбадәтханәнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны күрү бәхетенә ирештем. Ул чакта ни эчен килгәнемне дә онытып, куркып, оялып торганда, Илдар хәзрәт ягымлы гына эндәште. Илдар хәзрәт һәм Мәликә апа - легендарь шәхесләр. Алар бөтен җаннарын биреп эшлиләр, кайчан карама, гел эштә. Никадәрле йокысыз төннәр үткәрергә туры килгәндер аларга, мөгаен. Иртән иртүк килешкә үк инде Илдар хәзрәт ягымлы сүзе белән каршы ала иде...
Аннары каләмдәшләрем Хатыйп абый Гәрәев һәм Әлмира апа Әдиатуллинаны да күрү бәхетенә ирештем. Алар турында аерым әйтеп үтмичә булмый. Ул Хатыйп абыйның киңәшләре, Әлмира апайның үгет-насыйхәтләре, вәгазьләре мәңге йөрәгемдә сакланачак. Аларның: “Хәлләрегез ничек?” - дип сораулары, “Зөлфия, монысын менә болайрак дип языйк”, - дигән тәкъдимнәре әле дә исемдә. Әлмира апа, Мәликә апа, башкалар белән намаз укуларым, “Иман йорты” кызлары белән сөйләшеп утырулары – үзе бер рәхәтлек иде. “Мондый кешеләр булганда, милләтем яши”, - дип горурланып, сокланып куям. Алар белән эшләве рәхәт тә, нәтиҗәле дә булды. Аллаһының олы рәхмәтләре яусын барыгызга да.
Ашханәдә тутый кошларның сайрауларын, аквариумда балыкларны карап торулары, креслода утырып массаж ясаулары, дин кардәшләребез белән сөйләшүләр һәммәсе дә рәхәтлек тойгылары бирде миңа.
Ә инде балаларның шат йөзләрен күргәч, булган кайгыларыңны да онытасың. Аларның “апа” дип эндәшүләре, намаз укырга өйрәтүләре – монысы үзе бер могҗиза. 12 яшьлек Мәдинәнең Коръән укуын тыңлап таң калдым. Нинди могҗиза бит бу, Аллаһының рәхмәте. Бик күпләргә бу дин юлына басуга зур этергеч булды.
Күңелләрем төшкән вакытта, “булмый инде миннән журналист”, - дигән уйларым биләп алганда, Хатыйп абыйның әкрен генә “була” дигән тавышы, Илдар хәзрәтнең, балаларның шаярулары – болар барсыда да көч бирде миңа. Зур рәхмәтләр Сезгә.
Моңда чыңлап та бик мәрхәмәтле, киң күңелле, ягымлы кешеләр эшли. Алар шушы күрмәүче баларга үзләренең җылысын биреп көн-төн эшлиләр. Аларны гел сөендереп кенә торырга тырышалар. Монда якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга, бер-береңә ярдәмгә килергә тырышалар.
«Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар. Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый.
Сезнең барыгызга да олы рәхмәтләремне җиткереп, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле, хәерле гомер теләп,
Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА