Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Ярдәм". Чәчәкләр дә тәсбих әйтә

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / "Ярдәм". Чәчәкләр дә тәсбих әйтә

"Ярдәм". Чәчәкләр дә тәсбих әйтә. Төп яңалыклар

Зикер-тәсбихларның асылы, аларның кеше тормышындагы әһәмияте хакында сораулар белән Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллинага мөрәҗәгать иттек.

  • Фатыйма апа, соңгы вакытта “зикер һәм тәсбих әйтү” дигән сүзләрне мөселманнар арасында еш ишетергә туры килә. Иң беренче зикернең нәрсә икәнен аңлатсагыз иде.
  • “Зикер” сүзе гарәп теленнән безгә дә кереп киткән. Коръән һәм хәдисләрдә ул күп кабатлана. Асыл мәгънәсе “искә алу, искә төшерү” дигәнне аңлата. Ягъни Аллаһуны искә алу. Аның киң мәгънәсе Раббыбызны мактап тәсбих (Аны бөтен кимчелектән пакъ әйтү), хәмед (Аны мактау, шөкер кылу), тәкбир (Аны бөтенесеннән олы дип зурлау), мәчетләргә барып гыйлем алу да, Коръән уку да, намаз уку да шуның эченә керә.

Хәзер “Исра” сүрәсендәге “җиде кат күк, җир һәм күкләрдә булган һәр мәхлук Аллаһуны мактап тәсбих әйтә, Аңа тәсбих әйтмәгән бер нәрсә дә юк” дигән сүзләрнең мәгънәсенә килик. Аллааһу Тәгалә юктан бар кылган һәр нәрсә Аны мактап зикер-тәсбих әйтә. Бу эштә беренче урында җансыз әйберләр: туфрак, су, тау-ташлар, елга һәм чишмәләр, ягъни бөтен барлыклар. Без һәр нәрсәнең молекула-атомнардан торганын, аларның даими хәрәкәт иткәнен беләбез. Һәм алар Аллаһуны мактап әйләнә.

  • Гаҗәп бит бу! Без җансыз дип санаган өйләр, өстәл-урындыклар, басып йөргән җиребез тәсбихта булсын әле!
  • Бик тә гаҗәп һәм исләр китәрлек. Күктәге болытлар, һәрбер яңгыр тамчысы, һәрбер кар бөртеге Аллаһуны мактый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның сәхәбәләре ризыкның тәсбихен ишетеп ашадылар. Безнең иманыбыз зәгыйфь булгач, әлегә аларны сизмибез.
  • Ә икенче урында тәсбихне кемнәр әйтә?
  • Икенче урында – үсемлекләр, агачлар һәм үләннәр, чәчәкләр һәм җимешләр, һәммәсе Аллаһуны мактап үсеп утыра. Өченче урында – хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр. Кошлар – сайрап, чебен-черкиләр безелдәп, һәркайсысы үзенең телендә Раббысын зурлый. Никадәр гаҗәп булмасын, зикерне иң азы кешеләр әйтә. Һәм алар дүртенче урында. Югарыда саналган нәрсәләр тәсбихны туктаусыз әйтә. Ә без көненә Раббыбызны күпме зикер итәбез? Уйлап карыйк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләрен тагын мисалга китерик: “Күпме атланып йөри торган хайваннар бар, өсләрендә утыручылардан яхшырак, Аллаһуны алардан күбрәк мактый”. “Телең Аллаһны зикер итүдән һәрвакыт юеш булсын”. “Аллаһны зикер итүчеләр бөтен изге гамәлдә алга чыкты. Зикер-тәсбих әйтү алтын-көмеш белән сәдәка бирүдән дә өстенрәк”. Һәр кешенең кылган изге гамәлләре аккан су кебек ахирәткә күчә бара. Әйтелгән тәсбихлар, укылган намазлар, кылган изгелекләр иманлы кешеләр өчен җәннәт сарайлары булып әлеге вакытта ук төзелә бара.
  • Фатыйма апа, Аллаһны даими истә тоту дәрәҗәсенә күтәрелү җиңел түгел бит, бигрәк тә хәрәм нәрсәләр безне чорнап алган бүгенге көнебездә...
  • Әлбәттә. Шайтан бу саваплы гамәлдән туктату өчен җитмеш тозагын кора. Аннан саклану, вәсвәсәсенә бирешмәү өчен дә зикер кылу да үҗәтлек күрсәтергә кирәк. Тиешле саклану догаларын да өйрәнү зарур. Һәрбер эшне “Бисмилләһ” дип башлау, ахырда “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү бөтен бәләкәй, зур эшләребезне савапка әйләндерә. Аннары йөрәкне чистарту өчен тынычлану, иманны яңарту өчен бик гүзәл зикер бар.
  • Ул зикер – “Ләә иләәһә илләллааһ” икәнен күпләр беләдер, мөгаен.
  • Әйе. Ул зикерне даими әйтеп йөрү кешенең иманын арттыра, ныклык бирә һәм бу иң бөек зикер. Ул җиде кат җир һәм җиде кат күктән дә авыррак. Һәм ул җәннәт ачкычы да. Аннан кабатлауга күнеккән кешегә башка дини гамәлләрне үтәү дә җиңелләшә.
  • Зикер-тәсбих әйтүнең иң саваплы вакытлары кайчан?
  • Таң атканда, кояш чыкканчы һәм кояш батканчы зикер-тәсбих әйтүне Раббыбыз Коръәндә кушты. Һәм бу кешенең тәненә сихәт, җанына тынычлык, тормышына бәрәкәт бирә. Әгәр инде өлгермәсәң, көн дәвамында әйтеп куярга мөмкин. Дөньяның бөтен байлыгыннан өстен булган “Ләә иләәһә илләллааһ”, “Сүбхәәналлааһ”, “Әлхәмдүлилләәһ”не телләребездән төшермик. Юлда барганда, нинди дә булса эш эшләгәндә күңелебез Аллаһ белән, һәм телебез зикердә булса, ике дөньяда уңышка ирешеребез, Иншәә Аллааһ.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды