Казандагы "Ярдәм” мәчетендә татар телен өйрәнү курслары башланды. Әлеге проект "Без - татарлар” дип атала. Дәресләр "Ярдәм” мәчетендә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтә башлана.
"Ярдәм” мәчете татар телен тиз арада өйрәнүне күз уңында тота, дип билгеләп узды бу гыйбадәтханә имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.
Курслар 3 ай дәвам итәчәк, алар түләүсез рәвештә башкарылачак. Дәресләр һәр атнаны кичке якта үтәреләчәк.
Курслар тәмамланганнан соң, сертификат биреләчәк.