Балтач, Апас, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Нурлат, Чирмешән һәм башка районнар, Казан бакчачылары “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фондына гошер сәдакасын китерде. Аеруча бәрәңге, кабак, чөгендер, кишер, алма кебек нигъмәтләр, хәтта бал, кайнатма, тозланган консервалар да бар иде. 60 тонна ризык сәламәтлеккә туя алмаган кешеләрнең төрле оешмаларына, юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләргә таратылды.
Күп фотоларны астарак карагыз.
Гошер садакалары кабул булсын!
Яхшы кешеләр гошер сәдакасын «Ярдәм» хәйрия фондының игелекле эшләрдә куллансын диеп китерде. Яшелчә, җиләк-җимешне тапшырган кешеләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын. Гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!
Күп оешмалар гошер алды
“Ярдәм” фонды гошерне төяп китереп биргән кайбер оешмалар:
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казандагы бүлеге;
Татарстан республикасы сукырлар китапханәсе;
Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Казандагы бүлеге;
“Казан әниләре” хәйрия фонды;
Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм башка районнарның инвалидлар оешмалары;
“Альпари” хәйрия фонды;
«Забота» оешмасы;
«Апельсин» яшүсмерләр клубы;
Юдино бистәсе инвалидлар оешмасы;
Волжск шәһәре социал оешмалары;
“Мечта” инвалидлар үзәге;
Казан шәһәрендәге мәчетләр;
Һәм башка оешмалар;
Һәр тараткан очракны, алган оешма яки кешене фотога да төшереп булмас иде. Бу вакытта фонд хезмәткәрләре үзләре дә урак өстендәге кебек эшләде, Казан буйлап даими гошер таратты. Алучылар үстергән бакчачыларга, китереп биргән кешеләргә ихластан рәхмәт әйтте, дога кылды.
Өйләренә хәтле китереп бирдек
Сырхаулар арасында өеннән чыга алмаучылар да бар. Кешеләр белән арлашмаучылары да бар. Сәламәтлеге чикле карт-корыга, бала-чагага өенә хәтле китереп бирдек. Бездә андый хастларның кортотекасы бар. Онытмыйбыз, аларга даими шалтыратып, барып торабыз.
Гошерләр су кебек китә торды
Сентябрь һәм октябрь аенда “Ярдәм” мәчете территориясе мохтаҗлар өчен чын бәйрәм урыны кебек булды.
0:59
Җомга намазы узгач Казан шәһәре Серов урамы 4 а йортта моҗтаҗлар бәрәңге, чөгендер, кабак кебек яшелчә таратылганда юксыл карт-корының шатлыгы эченә сыймады.
Видеоны карар өчен рәсемгә басыгыз яки бу сылтамага басыгыз: https://t.me/mechet_yardam/3078 .
Бездән төрле яшелчәләрне аягы йөргән мохтаҗлар үзләре килеп алды. Берише караучысыз калган өлкән кешеләргә, хаста күршеләре өчен алып китте. Шулай иттереп гошер сәдакалары су кебек китә торды.
Хәтере чуалганнар соңга кала
Сәламәтлеккә туя алмаган кешенең еш кына еш кына хәтере чуала, ул эшенең рәтен оныта. Без мәхәлләдә, тирә-юньдә гошер таратыбыз диеп ике ай буе сөрән салдык.
Тик кайберәүләре ишетми калган, яки ишетеп тә соңга калган. Андыйлар һаман да шалтыратып яшелчә сорап тора. Аларны да нәүмиз итмибез. Фонд үз хисабыннан яки ярдәм итүчеләр сәдакасын аларның өйләренә китереп биреп тора. Хәйрия эше туктый алмый.
“Тормыш юлы” һәм башка проектлар туктамый ул
Без халыкны көн саен ашатабыз. «Ярдәм» мәчете һәм фонды сәдакаларны ел дәвамында мохтаҗларга бирә. Без барысын да шәригать кушканча чиста, ачык итеп эшли, моҗтажларга тарата, юксылларга ашатабыз.
Әйтик “Тормыш юлы” проекты аша да көн саен фонд янына көндезге аш ашарга ике йөз мохтаҗ халык җыела.
Шулай ук ел дәвамында шәкертләр, реабилитантларны ашатабыз. Бездә сукырлар, телсезләр, чукраклар, аяксыз калганнар, акылга туймаганнар, хаста балаларның ата-аналары, якыннарын илне саклаганда югалткан өчен тернәкләнү курслары туктамый. Алар фонд хисабына ашый, яши, юл чыгымнарын каплана.
Гошерләр, һәртөрле корбанлык, сәдакалар барысы да кирәкле кешесенә барып ирешә. Шулай ук “Ярдәм” фондының Балтач, Апас районнарындагы, Левченко бистәсендәге бүлекчәләренә дә гошердән өлеш чыгарылды. Безнең биналарда яшәүче йөзләрчә шәкерт, сырхау көн саен даими туклану ала бит.
Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, картка ярдәм ит!
Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләр кая ярдәм сорап кая килә? — “Ярдәм” мәчетенә! Сәдакалар, халык ярдәме аларга терәк булып тора. Шунысы сөендерә, картаеп ялгыз һәм мохтаҗ булып калган абзый-апалар да, инвалидлар да бирешми. Тик аларга тазә яшелчә, җиләк-җимеш җитешми, ашарга пешерү дә уңайсыз. Аларга “Ярдәм” вакыфының (ОБФ «Ярдам-Помощь») “Тормыш юлы” («Дорога жизни») исемле проекты буенча көн саен кайнар ризык бирә.
Карт-корыга ярдәм итү бик зур савап. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласы. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдакалар тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/
Помочь проектам фонда