Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Канәгатьсезлек

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Канәгатьсезлек

Канәгатьсезлек. Төп яңалыклар

Кеше – гомере буе өскә, биеккә омтыла. Аңа бөтен әйбер идеал булуы кирәк: әмма һәрвакыт барысы да без теләгәнчә булса, нинди макъсатлар белән яшәрбез соң без?


Нәрсә турында хыялланырбыз?


Адәм сгв заманында ук, канәгатьсезлек булган, моны безгә тарих үзе исбатлый. Кануннарга каршы барып, үзебезгә җәза булачагы да шул чакта ук кисәтелгән. Бер бөртек тыелган җимешне ашау сәбәпле Адәм сгв һәм Һава радиаллаху ганхе җиргә төшерелә һәм бөтен киләсе буыннарга җирдә яшәү язмышы билгеләнә.


Ә хәзерге заманда без үзебезгә ниндиерәк җимешләрне рөхсәт итәбез? Бөтен гөнаһлы гамәлләрне күз йомып: ә әнә тегеләр миннән дә гөнаһлырак галәлләр кылалар, минеке аларныкы белән чагыштырганда чүп диябезме? Әйе, нәкъ шулай. Үз-үзебезне кичерәбез, җәзалыйбыз... Безгә мондый вазыйфа билгеләнмәгән булса да. Без аяныч хәлдә, җәмәгать.


Ихтибар итик әле, әйләнә-тирәбездә бирелгән, рөхсәт ителгән мөмкинлекләрне дә куллана алмаучы, бичара кешеләр бар. Кемдер малының, сәламәтлегенең кадерен белми исраф иткән вакытта, бер елмаюга мохтаҗ җаннар бар янәшәбездә. Ә бит аларның да иртән уянган: хәерле иртә, чәй әзер яисә әйдә чыклы чирәмдә йөреп керик диясе килә.

Автор: Лилия Тимергалеева.

 

 


 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды