2015 елның 27 маенда Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция оештыра. Җыен дин галиме Курсавиның 240 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
Конференция Татарстан Фәннәр Академиясе бинасында узачак. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты аспиранты, конференция координаторы Александр Долгов белдергәнчә, Курсавига багышланган фәнни җыенда галимнең якташлары – арчалар катнашачак. Шулай ук Академиядә конференциягә Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев килүен дә көтәләр.
Курсавига багышланган җыенда галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, 2016 елда узачак 240 еллык юбилеена әзерлек чараларын башлау мәсьәләләре күтәреләчәк.
Конференция 27 майда Фәннәр Академиясе бинасында сәгать 10да башлана.
Өстәмә мәгълүматне alexdolgov90@mail.ru адресы буенча сорый аласыз.
Журналистларны чарага теркәү 26 майга кадәр дәвам иттерелә.
Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) – күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.
1776 елда Татарстанның Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе Миһербан бине Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган.
Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара.
1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып ватанына кайтып китә.
1812 елда хаҗга дип чыгып китә, юлда барышлый ваба чире белән авырып Истанбулда вафат була һәм "Өскедар" зиратында күмелә.
Югары Курса авылында Г.Курсави имамлык иткән мәчет саклана. 2014 елның маенда Курсавиның якташлары Урта Курса авылында “Мөхәмәдвафа” мәчетен ачты. Мәчетнең имам-хатыйбы – Вәдүт хаҗи Вафин. Шулай ук Югары Курса авылында эшмәкәр Илһам Хисамиев яңа мәчет төзү эшен төгәлләп килә.