Җитмештән соң тормыш бармы? 13 февраль көнне башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә абыстайлар җыелышында булганнар, мөгаен, бу сорауга сиксәннән соң да тормыш бар, дип җавап бирер иде. Чынлап та, ул көнне җыелганнарның шактые сиксәнне узган, әнә Рәшидә абыстай Исхакый туксанга җитеп килә. Шуңа карамастан, күзләрендә – очкын, сүзләре – мәгънәле-тәэсирле.
Әле беребез дә күпхатынлылыкка әзер түгел, диде абыстайлар
Җыелуның сәбәбе: бер айдан ТР “Мөслимә” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының корылтае булачак икән. Шуңа әзерлек максатында, милләтебез өчен җанын фида кылырга әзер булган йөзләп ханымны – дини-милли тәрбия бирүчеләрне, гыйлем-мәгърифәт тарату эшен әйдәп баручыларны чакырып, халкыбызны борчыган тискәре күренешләрне барладылар.
– Шөкер, халкыбызның үзәге нык һәм сәламәт. Безгә аны сакларга; яман сыйфатлардан, заман чирләреннән арынырга, вәсвәсәләргә бирешмәскә кирәк, – дип башлап җибәрде сөйләшүне “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина. Заман чирләреннән, вәсвәсәләрдән котылу өчен нишләргә соң? Бу җәһәттән Ридә Мисбахова, Флүрә Ханнанова, Лена Таҗиева, Сәйдә Аппакова, Сәрия Зыятдинова кебек ханымнарның фикер-тәкъдимнәре бу сорауга төпле җавап булды, миңа калса.
– Мәктәптә нинди генә яхшы, алдынгы карашлы укытучы булмасын, гадәти дәресләрдә ул укучыларына әдәп-әхлак кагыйдәләрен тулысынча сеңдерә алмый. Шуның өчен дә балаларыбызга Балтач районындагы кебек әхлак дәресләре укытырга кирәк. Факультатив рәвештә атнага бер әхлак дәресе кертүгә бер ата-ана да каршы килмәс. Казан мәктәпләрендә, һич югы татар гимназияләрендә әхлак дәресләре укытыламы икән? Әгәр укытылса, бу сабакны тыңлаган балалар нык үзгәреп, мәчеткә үзләре йөгереп барачак. Анда әхлак дәресләренең дәвамын алырлар иде. Илебезнең әхлакый язмышы – безнең кулда. Әхлак тәрбиясен без бирмәсәк, кем бирер?! Дин әхлагы белән борынгыдан килгән милли әхлагыбыз туры килә.
– Казан Кремле итәгеннән “Раки” сыраханәсен, реклама такталарында ботын-чатын аерып ята торган хатын-кыз рәсемнәрен алдыруга ирештек. Бүген иң әрнеткәне – телевидениегә, эстрада сәхнәсенә татар кызларының ярымшәрә чыгуы. Шуларны ничек түзеп карап утырабыздыр?! Әнә Кытайда ярым ялангач сәхнәгә чыкканнарга аяк киеме аталар икән. Без дә шундыйларга бойкот игълан итмәсәк, алар әхлаксызлыкларын дәвам итәчәк. Милли үзаңны, горурлыкны халкыңның тарихын белмичә тәрбияләп булмый. Яшьләребез татар әдәбияты классикларын белергә тиеш. Тик яшьләребез китап укымый. Югыйсә милләтебезне динебез һәм китаплылык саклап калган. Матбугат битләрендә күпхатынлылык турында бәхәс бара. Хатын-кызлар күп, ир-егетләр азрак, диләр. Тик бүген беребез дә моңа әзер түгел. Без – эгоистлар. Миңа гына булсын, минеке генә читкә китмәсен. Икенче яктан караганда, ирләребез әле бер хатын белән дә тора алмый. Аннан килеп мин үзем күп хатынлылыкка әзер түгел икән, үзем ышанмаганны ничек итеп башкаларга аңлата, сөйли алыйм?! Хәзер татар хатын-кызлары арасында да фахишәләр күренә башлады. Әнә бер фахишә шәһәр газетасында, мин фахишә түгел, бизнесмен, дип яза. Яшьлек, матурлык бүген товарга әйләнде, дип расларга тырыша.
– Безнең Кадыш бистәсендә яңа балалар бакчасы төзелә. Анда берәр мөслимәне мөдир итеп билгеләсәләр иде. Мөдире булмаса да, тәрбиячеләре Алланы таныта торган кешеләр, һич югы, ашаганда “Бисмилла!”, “Аллаһы әкбәр!”не әйтергә өйрәтә торганнар булса иде. Без унҗиде ел инде җәйләрен өчәр атна дәвамында ислам җәйләве уздырабыз. Анда 6-14 яшьлек балалар йөри. Кечкенә вакытта дини тәрбия бирелмәсә, олыгайгач, аларны үзгәртү бик кыен. Шунысы да бар: әлеге балалар тора-бара үзләре, әти-әниләрен, әби-бабаларын җитәкләп, мәчеткә алып килә. Күп еллар җәйләү уздырып килсәк тә, безгә тәҗрибә алмашу җитми. Әнә Кукмара районында Фәния абыстай да шундый ук җәйләүләр оештыра дип укыганым бар. Нәзарәт безне җыеп, тәҗрибә алмашу оештырсын иде.
– Бу юлы аракының зыяны турында сөйләп тормыйм. Мин бик күп җирләрдә булам. Фәкать бер генә җиргә – “Пирамида” күңел ачу үзәгенә генә барып җитә алмыйм. Хәзер күп кенә бай хатыннары: “Акчабыз да җитәрлек, кием-салым, машиналарыбыз да бар, тик ирләребез генә юк. Алар төнге пирамидада миллионнарын калдыра”, – дип елый. Акчага табыну китте. Үз телебезне оныттык, башка телдә сөйләшә башладык. Шуның белән аларның гореф-гадәте, усаллыгы, әрсезлеге килеп керде. Хатын-кызларыбыз тәмәке тарта, аракы эчә, кендек күрсәтеп йөри. Безнең шәригатьтә, өч көнлек гомерең калган булса да никах белән тор, диелгән. Кайсыбыз гарип-гораба картларны карарга әзер?!
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыров сөйләшүдә яңгыраган тәнкыйть фикерләренең күпчелеге белән килешкән сурәттә, республика телевидениесендә ислам тәрбиясенә урын бик аз, дию белән килешеп бетмәде. “Вакыты әллә ни күп булмаса да, хәзер телевидениедә биш тапшыру – урысча “Размышление о вере”, “Актуальный ислам”, татарча “Җомга вәгазе”, “Нәсыйхәт”, “Дин вә хәят” дигән тапшырулар бар. “Размышление о вере” белән “Дин вә хәят”кә көн саен вакыт бирелә”, – дип җаваплады ул.
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты каршында оешкан “Татар гаиләсе” фонды башкарма комитеты директоры Миләүшә Гайфуллина белән “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова да төпле киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. “Татар гаиләсендә генә чын милләтпәрвәр татар балаларын, кечкенәдән халкыбызга мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Башка милләт начар дигән сүз түгел бу. Һәр милләтнең үзенчәлеге була”, – дип, ул нәселнең, милләтнең сафлыгын сакларга чакырды. Кадрия ханым исә борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең онытыла баруына уфтанды. Аерым алганда, аның: “Кендек бауларыбыз сакланамы, әллә кисеп, чүпкә ташланамы?” – дигән сүзләре күпләрне тетрәткәндер. Мәгълүм ки, борынгыларыбыз балалары исән-имин йөрсен, ул-бу булмасын, дип сабые тууга кендек бавын кисеп алып, сандык төбендә саклый торган булган. “Кендек әбисе” дигән төшенчә онытыла башлагач, без бу гадәтне дә җуеп барабыз. Бала белән ана арасындагы рухи гына түгел, җисми бәйләнеш тә бит бу, төптән уйлап карасаң. Әйе, никах укытып та, бер-ике ел тормыйча да аерылышулар борчый. Хәер, загска да бармыйча, никах та укытмыйча торып ятучылар да аз түгел хәзер. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен искелек калдыгы дип түгел, яшәү кагыйдәсе итеп югары күтәрә алсак, безгә бер кризис та, урыслашу, кытайлашу, американлашу ихтималы да куркыныч түгел.
12 март көнне “Мөслимә” оешмасының корылтаена, 13-15 май көннәрендә “Ак калфак” җәмгыяте җыенына да, әлеге проблемаларны уртага салып, тәфсилләп сөйләшәчәк әле ак әбиләребез, фидакарь хатын-кызларыбыз.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 25, 19.02.2014/)