Ислам дине – ул бердәмлеккә, кешеләрнең бер-берләренә карата кайгыртучан һәм миһербанлы булуына корылган. Ислам дине миһербанлыкка һәм изге гамәлләргә генә өнди. Аллаһ миһербанлыкны мөселманнарны башкалардан аерып торучы бер күркәм сыйфат итеп булдырган.
Аллаһ әйтте:
ثُمَّ كَانَ مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا وَتَوَاصَوْا بِالصَّبْرِ وَتَوَاصَوْا بِالْمَرْحَمَةِ
«Дингә инанган, бер-берләренә карата сабырлык күрсәткән, тирә - яктагыларны миһербанлыкка өндәгәннәрдән булу кирәк».
Бу аять - “әл-Бәләд” сүрәсеннән, ул үз эчтәлегендә дөрес юл сайлаганнарны тасвирлауны ала. Ә дөрес юлны сайлаганнар кемнәр алар? Бу кешеләр җәннәткә лаек: иманлылар, диннәренә ихлас булганнар; алар ятимнәргә миһербанлы, мохтаҗларны җәлләүчеләр һәм барлык тереклеккә карата изге гамәлләр генә кылучылар.
Йөрәк түрләрендә изгелек, миһербанлык йөртүчеләргә Аллаһ Үзенең әҗерен, кичерүен вәгъдә иткән. Пәйгамбәребез (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән:
الرَّاحِمُونَ يَرْحَمُهُمُ الرَّحْمَنُ، ارْحَمُوا أَهْلَ الأَرْضِ يَرْحَمْكُمْ مَنْ فِي السَّمَاءِ
«Миһербанлы кешеләргә Аллаһ Үзе миһербанлык күрсәтер, җирдәге тереклеккә миһербанлы булыгыз һәм сезгә дә миһербанлык күрсәтелер».
Шулай ул Аллаһ кешеләргә карата миһербанлык күрсәтмәүчеләрне Үзенең миһербан шәфкатеннән калдырачагын әйтеп кисәтте. Пәйгамбәр әйтте:
مَنْ لاَ يَرْحَمِ النَّاسَ لاَ يَرْحَمْهُ اللَّهُ عَزَّ وَجَلَّ
«Кемнәр кешеләргә карата миһербанлык күрсәтми, аларга Аллаһ та Үзенең миһербанлыгын күрсәтмәс».
Шулай ук ул әйтте:
لاَ تُنْزَعُ الرَّحْمَةُ إِلاَّ مِنْ شَقِىٍّ
«Бик начар кеше генә миһербансыз була ала».
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Бер-беребезгә карата булган игелек – ул кеше йөрәгенә бу дөньяга килгәндә үк салына торган күркәм сыйфатларның берсе, бу сыйфат безне изгелек кылырга этәрә, кешеләргә карата ихтибарлы итә, аларның мохтаҗлыкларын һәм кайгыларын аңларга, якыннарыбызны начар хәлләрдән сакларга, аларга карата битараф булмаска икәнен искәртә.
Миһербанлык кылу – йөрәкнең исән, кешенең киң күңелле икәнен аңлатучы гамәл. Бу сыйфат кешегә ике дөнья бәхете китерә. Аллаһның рәсүле әйтте:
«Һәрнәрсәне бар кылган, бөек Аллаһ кыямәт көнендә әйтәчәк:
– Адәм баласы, Мин чирләдем әмма син Минем хәлемне белергә килмәдең.
Адәм баласы әйтер:
– Йә, Раббым, ничек мин синең хәлеңне белергә барыйм, син бит – бар дөньяның хуҗасы?!
Аллаһ әйтер:
– Син белмәдеңмени, Минем берәр колым чирләгәндә аның хәлен белергә барсаң, Мине аның янында табыр идең.
- Әй, Адәм баласы, Мин синнән ашарга сорадым, син бирмәдең.
Адәм баласы әйтер:
– Йә, Раббым, ничек мин сине ашатыйм, син бит – бар дөньяның хуҗасы?!
Аллаһ әйтер:
– Син белмисеңмени, бер колым синнән ашарга сорыды, тик син аны ашатмадың. Аны ашаткач Минем миһербанлыгыма ирешүеңне син белмәдеңмени?
- Әй, Адәм баласы, мин синнән эчергә сорадым, тик син минем сусавымны басырга су бирмәдең.
– Йә, Раббым, ничек мин синең сусавыңны басырга су бирим, син бит – бар дөньяның хуҗасы?!
Аллаһ әйтер:
– Син белмисеңмени, колым синнән су сорады, ләкин син аның сусавын басырга су бирмәдең. Аның сусавын басырлык су бирсәң, Минем миһербанлыгыма ирешәчәгеңне белмәдеңмени?
Аллаһның рәсүле әйтте:
مَنْ سَرَّهُ أَنْ يُنْجِيَهُ اللَّهُ مِنْ كُرَبِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ، فَلْيُنَفِّسْ عَنْ مُعْسِرٍ، أَوْ يَضَعْ عَنْهُ
«Кем дә кем ахырзаман көнендә Аллаһ аны коткаруын тели, шул бурычлыга бурычын кайтарырга өстәмә вакыт бирсен яисә аңа бу бурычны гомумән кичерсен».
Хөрмәтле дин кардәшләр! Без намаз әһелләре, догалар кылучы кешеләр, нәкъ тә без үз йөрәкләребездә бу күркәм сыйфатларны йөртергә тиешбез. Бу күркәм сыйфатлар – изгелек һәм миһербан-шәфкать.
Ятимнәргә мәрхәмәтле булу– бу Адәм баласының йөрәген йомшартучы, Аллаһны куандыру сәбәбе. Бер кеше Аллаһның рәсүленә үз йөрәгенең каты, хиссез һәм мәрхәмәтсез булуыннан зарланган. Пәйгамбәребез аңа болай дип җавап биргән:
إِنْ أَرَدْتَ أَنْ يَلِينَ قَلْبُكَ فَأَطْعِمِ الْمِسْكِينَ، وَامْسَحْ رَأْسَ الْيَتِيمِ
«Әгәр дә йөрәгеңнең йомшаруын телисең икән, мохтаҗны ашат һәм ятимнең башыннан сыйпа».
Шулай ук миһербанлыкның тагын бер мөһим күренеше бар – ул малы булган бай кешеләрнең мохтаҗларга булган ярдәме. Көчле кеше көчсезгә булышырга тиеш. Яхшы тормышта һәм сау-сәламәт яшәүчеләр, авырлыкта яшәгән һәм физик яктан сәламәт булмаган кешеләргә ярдәм итәргә тиешле.
Хөрмәтле мөселманнар, газиз дин кардәшләрем, без барыбыз да шушы урынга бары бер максат белән җыелдык: ул максат дөньяви мәнфәгатьларне кайгырту өчен түгел, ашау - эчү өчен дә түгел, монда килгән өчен акча да бирмиләр, ләкин күңелләребезне шушы урында җыючы ул бер Аллаһ Сөбһәнә вә Тәгалә өчен, аның әмеренә буйсынып килдек. Һәм кайбер дин кардәшләребез үзләре намаз әһеле булуыннан карамастан, үзларен мәчет эчендә ни рәвешле тотарга икәнен һәм бигрәк тә мәчет эчен, аның чисталыгын һәм шушы мәчетне тоту ни рәвешле авыр икәнен белеп бетермиләр.
Хәтта шундый хәл булды: намазга килган бер кешедән аяк киемегезне матур итеп, стенаны пычратмыйча гына куегыз, дип сорагач, ул бюдҗеттан җыештыручыга бирергә акчагыз юкмени дип җавап биргән. Бу нинди сүз инде? Нинди бюдҗет турында сүз барырга мөмкин, кайсы мәчетнең бюджетта торганын күргәнегез бар? Сезнен эчен матур, чиста булсын, дип ай саен төрле оешмаларга хатлар язып, булышыгыз дип ялынып йөрибез һәм кайберләре шуның кадерен белми. Мин бетенесе шундый дип әйтмим. Юк, Аллаһка шөкер кылучылар, араларыбызда мәчет өчен кайгырып йөрүчеләр дә күп, ләкин шушы мәчетнең кадерен белеп, һәр-бер тапкан әйбер авырлык белән килгәнен аңларга кирәк.
Бу мәчетнең нинди мәчет икәнен беләсез: ул Европа һәм БДБ илләрендә булмаган күрмәүче мөселманнар өчен бердәнбер булган тернәкләндерү үзәге булып тора,төрле илләрдән меселманнар килә Аллаһ сүзе булган Коръәни-Кәримне өйрәнергә. Аларга ислам нигезләрен аңлатабыз, кцненә өч тапкыр ашатабыз, бар яктан чиста, пөхтә тотарга тырышабыз. Мәчет ул – Аллаһ йорты, аның өчен имам- хатыйб кына җаваплы түгел һәм шушы юлда һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш.
Кайчан Пәйгамбәребез Мәккәдән Мәдинәгә күченеп килде һәм иң беренче нәрсә эшләде диярсез. Ул мөһәҗирләр һәм әнсарларны бер урында җыяр өчен мәчет салдырды, үзенең мәнфәгатьләрен кайгыртмады, үзенә өй дә сала башламады. Мәчет ул Аллаһ динен, аның китабын өйрәнү урыны булып, Пәйгамбәребез заманыннан калган. Сәхабәләр шушы мәчетне кайгыртып, аның бар хаҗәтләрен үтәп торганнар. Һәм мәчеткә килгәч, аның әдәбләрен саклагыз: чисталык ул үзебез өчен бит. Пәйгамбәребез чисталык – ул иманның яртысыдыр, диде.
Аллаһы Тәгалә һәр беребезгә тәүфыйк биреп, мәчет әһелләреннән булырга насыйп итсә иде.