«Тормышымнан беркайчан да зарланмадым – булганыннан канәгатьмен. Аллаһка көн саен рәхмәт укыйм», – дип башлады ул сүзен. Әле яшҗ булса да, авыр тормыш сукмагыннан атлап баручы әлеге егетнең сабырлыгына күпләр сокланыр. Сабыр төбе сары алтын, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта.
Һәр туган таңга рәхмәт сүзләре әйтүче Имран Шибугаев белән Казанның «Ярдәм» мәчетендә таныштык. Ул бирегә 2013нче елда ук эләккән. Башта күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә курслар узса, хәзер исә укытучылар белән беррәттән шәкертләрне Коръән уку серләренә төшендерә.
– Мин Чечен республикасыннан, әмма Казахстанда туганмын. Әле яшь булсам да, тормыш дөньяның төрле почмакларын күрсәтергә өлгерде инде, – дип көлеп сөйләде Имран. – 19 еллык гомеремнең иң матур хатирәсе итеп саклый торган бер вакыйга бар. Ул – «Ярдәм» мәчете белән танышуым. 2013нче елда Чечен республикасына Илдар хәзрәт Баязитов («Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы. – Авт.) килгән иде. Ул «Ярдәм» фонды турында сөйләде, безне кунакка чакырды – мин каршы килмәдем.
Казанга килгәндә бер авыз урыс, татар сүзе белмәгән Имран чит шәһәргә тиз ияләшә. Бүген аны безнең шәһәр халкыннан аерып та булмый, мәчет кагыйдәләренә төшенеп, шәһәр кануннарын ятлап бетергән. Бу уңышы өчен «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдиновага рәхмәтле ул. Нәкъ Мәликә ханым аны тәрҗемәче аша Брайль системасы буенча гарәп теленә өйрәткән дә инде.
– Француз телен яхшы беләм, гарәп телен өйрәнү дә кыен булмады, аның төп үзенчәлекләренә 15 көндә төшендем. Аннары Коръән укый башладым. Урыс телен дә үзләштердем, татарча да аңыштым, аннан соң Коръән уку үзәгенә күчтем, – ди ул һичбер мактанусыз. – Өч ел ярым вакыт эчендә Коръәнне яттан өйрәндем. Аллаһ Тәгалә ярдәм итмәсә, бүген минем тормышым нинди булыр иде икән – монысын белмим.
Коръәндә – 604 бит. Гади кеше өчен бу – бер томлык китап, ә күрмәүчеләр өчен ул җиде томга тиң. Бер аятьне истә калдыру өчен Имранга аны 100 тапкыр укырга һәм кабатларга кирәк. «Коръәннең күп кенә битләрендәге язмалар юылды инде», – ди ул елмаеп, чөнки күрмәүчеләр кабарынкы сүзләрне бармак белән кат-кат йөртеп укый.
– Иң җылы хатирәләрем «Ярдәм» мәчете белән бәйләнгән. Коръәнне ятлап бетергән көнне бүгенгедәй хәтерлим. Иртәнге сәгать өчтә уянып, соңгы дәресне кабатладым һәм бәхетемнән елап җибәрдем. Коръәнне уку – яңадан тууга тиң. «Ярдәм» фондына бу мөмкинлек өчен зур рәхмәт, – ди Имран. – Бу бинада үткәрелгән һәр көнем – бәйрәм. Йокыдан уянуга синең өчен борчылып торучы укытучыларыңны Илхам хәзрәт Исмәгыйлев, Мәликә ханымны, дус-ишләремне күрү – зур бәхет. Аллаһ Тәгалә шушы бәхеттән мәхрүм итмәсен.
«Ярдәм»дә үткәргән һәр көнен хәтеренә теркәп бара Имран. Монда «күрмәүчеләр», «мөмкинлекләре чикләнгәннәр»гә бүлү юк, чөнки Аллаһ алдында барыбыз да бертигез. Биредә яшәүчеләрнең көне укучыларныкыннан берни белән дә аерылмый – сәгать иртәнге 9дан кичке намазга кадәр белем алалар. Ял итәргә, якыннарың белән сөйләшергә дә вакытлары кала әле.
– Вакытны бушка уздырырга ярамый, шуңа күрә һәркем белем алырга, вакытын файдага уздырырга тырыша. Дәресе булганда укый, буш вакытында фильм карый, кулына китап ала. Кемдер ата-анасы белән сөйләшә, кемдер укыта, кемдер дәресен кабатлый. Монда үткәргән бер көнем дә үкенергә ирек бирмәде. Дөрес, кайчак әти-әниемне, абый-апаларымны сагынам, ләкин һәр таңым әти-әни сәламеннән башлана, – дип уртаклашты Имран. – Аннары, укытучылар безгә әти-әни кебек якын булып бетте инде. Әйтик, Мәликә ханыма мин күптән «әни» дип дәшәм.
Имран әти-әнисе белән телефон аша көн саен хәбәрләшеп торса да, алар янына елга бер тапкыр булса да кайтып килергә тырыша. Нигезе һәм туган ягы тарта аны. Хәер, 2018нче елда мәчеттән Чечен республикасына киткән булса да, ике елдан соң кире әйләнеп кайткан. «Мәчетнең стеналары ук якын. Коръән тарта. Аның серләренә монда төшендем бит», – дип аңлата ул моны.
– Балачагым турында күп сөйли алам. Кешенең иң матур чагыдыр ул. Зарланмыйм, ләкин кечкенәдән үк күз күреме начар иде. Туганда ук 5100 грамм булып туганмын. Больницадагы табиблар әниемә: «Укол кадап, мәңгегә йоклат син бу балаңны», – дигән булганнар. Әнием бу хакта сөйләгәч, авыр булып киткән иде. Яшермим, балачакта авыртуларым да күп булган. Тугач та гидроцефалия диагнозы куйганнар. Бу – башның артык тиз үсүе. Аллаһка шөкер, аны 5 яшемдә туктатырга ирешкәннәр, – дип уртаклашты Имран. Боларны сөйләгәндә егетнең кәефе дә кырылган төсле тоелды, әмма ул бу начар хатирәләрне читкә куеп, дәвам итте:
– Без гаиләдә алты бала, мин дүртенчесе. 12 яшьлек энем дә бар. Апайларым да, энем дә мине хөрмәт итә. Чечняда мәчеткә барганда энем гел алдан бара, мине каплый һәм саклый ул. Бервакыт машина бәрә язды, энем булмаса, бәлки, бүген монда утырмас та идем. 11 айлык вакытта мин беренче тапкыр: «Әшһәдү әллә иләһә илләллаһу», – дигәнмен. Аллаһка якынаю теләге шул вакытта ук булган, димәк. Кечкенә вакытта күпләр табиб, космонавт булырга хыялланса, мин 9 яшемдә Коръәнне яттан белүче һәм укытучы булырга хыялландым. Бүгенгә бу хыялларымны тормышка ашыра киләм.
Бүген ул «Ярдәм» мәчетендә Коръәнне укырга өйрәтеп кенә калмый, намазга чакырып, азан да әйтә. Моннан тыш, француз телен яхшы белгәнлектән, мәчеткә килгән чит ил туристлары белән сөйләшкәндә, тәрҗемәче ролен дә үти.
– 19 яшеңдә укытучы булуың белән горурланасыңмы? – дим Имранга, теманы дәвам итеп.
– Горурлыгы булган кеше генә горурлана, ә мин юк. Бу сыйфатның бер генә тамчысы миндә булган очракта да, мин йоклый алмас идем, мөгаен. Мин үз эшемне яратам. Бельгиядә җиде класс тәмамлаганнан соң монда килүемә үкенмәдем, биредә күбрәк белем алдым, тормышның асылына төшендем. Коръән укыганда бөтен кайгылар да, начар уйлар да онытыла. Ә аны укыту икеләтә рәхәтлек бирә. Мин дәрескә кергәнне күрсәләр, укучыларым тизрәк дәресен кабатлый башлый.
– Әллә бик усал укытучымы син?
– Юк, алар мине хөрмәт итә. Укытучы булу зур хыялым иде. Болардан тыш имам булу, Төркиягә барып кайту хыялы белән яшим. Коръән укып дәвалыйсым да килә.
Чынга ашмаган хыяллары арасында хаҗ кылу да бар. Юк, ул 17 яшендә беренче тапкыр хаҗ кылган инде. Бу мөмкинлекне Аллаһ бүләге дип атый. 22 көнен Мәккәдә, 3 көнен Мәдинәдә уздырган Имран бу изге җиргә кабат кайту теләге белән янып йөри һәм үзенә хас үҗәтлеге белән бу максатына ирешергә уйлый да.
– Тормыштагы иң мөһим әйбер ул – түземлек. Кызганыч, һәр кеше дә бу сыйфатка ия түгел. Узган ел әтием белән әнием юл һәлакәтенә очрадылар. Алар товар ташыйлар, дүрт көннән артык вакытлары юлда үтә. Һәлакәттән соң әнием бер көн аңсыз ятты, мин шалтыраткач кына аңына килде. Ата-ана баланың, бала ата-ананың хәлен ерактан ук сизә шул. Авырлык килгәндә сабыр булып, Коръән укыдым, аларның тизрәк тернәкләнүен теләдем. Яшермим, елаган көннәрем дә күп булды, әмма үземне кулга ала алдым. Хәзер, Аллаһка шөкер барысы да тәртиптә, – ди Имран.
Кеше бу тормышка сыналыр өчен килә. Бу сүзләрнең дөреслегенә Имран да торган саен ныграк инана. Узган елның көз аенда коронавирус белән дә авырган ул. Бу чир әнисе белән әтисен дә читләп үтмәгән. Бу очракта да сабыр булу аларга чирне җиңәргә мөмкинлек биргән.
«Мин бик бай кеше. Тормыш миңа Аллаһка ышануны, Мөхәммәт Пәйгамбәргә (с.г.в) хөрмәтне, иң яхшы әти-әни белән туганнарны һәм Коръәнне бүләк итте. Боларны югалтырга язмасын», – ди ул.
Күпләр аларны мөмкинлекләре чикләнгән дигән төркемгә кертсә дә, алар белән сөйләшкәндә үзеңне чикле итеп тоясың. Сәламәтлегең нык булып, күзләрең күреп, аяк-кулларың йөрсә дә, бу тормышның бөтен мөмкинлегеннән файдалана белмибез шул. Исән-сау чакта бу мөмкинлектән кулланып калырга кирәк тә, югыйсә… Ә менә «Ярдәм» мәчетендә тормышны чын күңелдән яратучылар һәм һәр гамәлләре өчен җавап тотачагын белеп яшәүчеләр җыелган. «Ярдәм» фондының бу изге эшләрендә ярдәм итәргә теләсәгез, фондның +7(960)048-07-78 телефон номерына шалтырата аласыз. Шулай ук фондның рәсми сайтына –Yardemfond.ru кереп, тиешле мәгълүмат алырга мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, "Безнең гәҗит".