Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кыз балага Ясминә исеме кушылды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Кыз балага Ясминә исеме кушылды

Кыз балага Ясминә исеме кушылды. Төп яңалыклар

Бүген изге җомга көнендә «Сөләйман» мәчетендә Таһир улы Марс һәм Эльмира Мөхәммәтшиннарның моннан 10 көн элек дөньяга килгән кечкенә кызларына Ясминә дигән исем кушылды. Әлеге мәрасимне мәчеттә имам урынына калган Рәмис хәзрәт Хаҗиев башкарды.

Мөхәммәтшиннарның бу инде икенче баласы. Аларның Артур исемле беренчесенә шулай ук “Сөләйман” мәчетендә исем кушылды. Артурга быел 8 яшь тулды. Ул беренче классны уңышлы гына тәмамлады, быел икенче сыйныфка укырга барачак, Аллаһы боерса.

Таһир улы Марс белән Эльмира Фаил кызы моннан 10 ел элек Казандагы истәлекле урында — Муса Җәлил һәйкәле янында танышкан иделәр. Аннан бирле инде шактый сулар акты, карлар яуды, дөньядагы үзгәрешләр шактый булды. Мөхәммәтшиннар өчен бары бер нәрсә генә үзгәрешсез калды: алар бер-берсен яратуларын аңлап, гаилә корырга булдылар һәм ялгышмадылар, иншә Аллаһ, диясе генә кала. Шуның нәтиҗәсе буларак, Ютазы урамының 14 нче йортында тагын бер бала пәйда булды, бу юлы Аллаһы Тәгалә аларга Ясминә исемле кыз бала бүләк итте.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды