Татарстанның атказанган мәдният эшлеклесе, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина «Ярдәм» оештырган ифтарда кунакта булды. Фронтовик-шагыйрь Хәсән Туфан шигырен укыды.
Кайсыгызның кулы җылы?
Дөнья мине үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы?
— Бәйлисе бар Йөрәкне.
Бичарадан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем далада:
— Кайт!. — дип хатлар килделәр…
Юллар… озын иделәр…
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере…
— диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул… дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте…
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне…