Казан шәһәр Думасы рәисе урынбасары Людмила Андреева һәм депутатлар “Ярдәм” мәчетенә килеп, аны карап киттеләр. Алар биредәге барлык бүлмәләрне карадылар һәм күрмәүчеләрне укытучы мондый үзәкнең башка калада түгел, нәкъ менә Казанда булуына шатлануларын белдерделәр.
“Мәликә ханым – легендар кеше. Мин аның хакында күп укыдым. Хәзер үзен күрү бәхетенә ирештем. Андый кешеләр булганда, мәмләкәтебез яшәячәк”,-диде Людмила Андреева.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте