"Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә ханым Әдиатуллина 19 февральдә ТНВ каналының "Манзара" тапшыруында чыгыш ясый. Тапшыру иртәнге сәгать алты белән җиде арасында була.
Мөселман хатын-кызлары лидеры Әлмирә Әдиатуллина 12 мартта "Ярдәм" мәчетендә узачак хатын-кызлар корылтае турында чыгыш ясады.
Шулай ук Әлмирә Әдиатуллина гаилә проблемалары, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәте, шәҗәрә вә васыятнамә системасын кире кайтару мәсьәләләрен күтәрәчәк.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте