Барлык мөселманнарның теленә ныклы рәвештә кереп урнашкан иске гарәп сүзе “мәҗлес” анда катнашучылар утырган килеш кемнедер тыңлый дип тәрҗемә ителә. Безнең якларда мәҗлес дип традицион рәвештә туганнар, дуслар, танышлар никах йоласын үтәү яисә исем кушуны яки вафат булганнарны искә алу чараларында катнашучыларга әйтәләр. Мәҗлеснең бу төре татарларда инде мең елдан артык яшәп килә һәм күптәнге вакытлардан бирле нигезе бар икәнне аңлата. Асылда, мәҗлес ислам фикере бишегенең үсеше булып тора.
Мондый төр җыеннарда Аллаһның исеме телгә алына, Коръән укыла, иң мөһиме - вәгазь сөйләнә.
«Ярдәм” мәчетендә мәҗлесләр, чәй эчү кичәләре һәм мөселманнарның башка төрле чараларын, шулай ук хәләл мәсләгендәге дөньяви бәйрәмнәрне үткәрергә мөмкин.