Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселман волонтерлары киңәшкә җыелды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Мөселман волонтерлары киңәшкә җыелды

Мөселман волонтерлары киңәшкә җыелды. Төп яңалыклар Бүген, ягъни 5 мартта "Мәрҗани” мәчетендә яшьләрнең волонтерлык хәрәкәтенә һәм апрельдә узачак "Иманлы бала” дигән темага багышланган "түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, мәчет имамнары, журналистлар, волонтерлар катнашты.

Бу җыенны, кем әйтмешли, супер тамада Гамил Нур кызыклы итеп алып барды. Казанның "Иман нуры” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Закиров Коръән укып башланган җыен инде ахырына якынлашып бара иде, шунда Гамил әфәнде: "Мин шунысын аңлап бетермәдем: иманлы бала белән волонтерлык хәрәкәте ничек бергә кушылды соң ул?”-дип халыктан сорап куйды. Әйе, беренче карашка бу ике төшенчә бергә кушылырга тиеш түгел кебек. Волонтерлар - үз теләкләре белән мәчет-мәдрәсәләр эшенә булышып йөрүчеләр. Ә "Иманлы бала” - апрель аенда Казандагы 6 – 9 яшьлек балаларны ислам нигезләренә төшендерү, намазга, гарәп хәрефләренә өйрәтү программасы. Ул кичке 18 сәгатьтән 20гә хәтле атнага ике тапкыр алып барылыр, дип көтелә. Аңа РИУдан һәм "Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән 12 мөгаллимә чакыру турында уйланыла. Бу укуларны Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Совет, Киров районнарындагы "Нурислам”, "Болгар”, "Әниләр”, "Ризван”, "Мәдинә”, "Ярдәм” мәчетләрендә алып бару турында сөйләнелә.

Әлеге җыенда башта сүз "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. "Бүген яшьләребез деструктив агымнарга кереп китмәсеннәр өчен безгә ныгытып эшләргә кирәк. Мөселман яшьләре уку-укыту системасында алгы сафларда булырга тиеш. Барыбызга да шушы мәҗлестә чыгыш ясаганда, Аллаһы Тәгаләнең савабын алуны телим”,-диде Илдар хәзрәт кыска һәм оста итеп. Аннары сүз бирелгәч, Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров балаларга викторина үткәрелергә мөмкин булуын бәян кылды.

Соңрак Гамил Нур Татарстан Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшинга сүз бирде. Айнурның сөйләвенчә, бүгенге көндә Казанда – 6, ә Татарстанда 20 волонтерлык отряды бар. "2013 елда күп эшләр башкарылды. Бик авыр ел булды ул, чөнки эшебезне башлап кына җибәрдек бит. Эшебездә ярдәм иткән волонтерларга олуг рәхмәтемне әйтәсем килә. Хәзер тагын да күбрәк яхшы гамәлләр кылырга тырышачакбыз, волонтерлык отрядларын да ишәйтергә уйлыйбыз”,-диде Айнур әфәнде.

Гамил Нур бераздан: "Ренат Мозаффаров дигән егет биредәме ул?”-дип залда утырган яшьләргә мөрәҗәгать итте. Баксак, Ренат аның янында гына утыра икән. Фәкать танышырга өлгермәгәннәр. "Без балаларны укыту эшен оештыра алабызмы? Аннары ата-аналарга баларын укыту өчен 500 сум алып килүне калдырабызмы? Әллә түләүсез укытуны кертәбезме?”-дип сорады Ренат әфәнде. Күпчелекнең тавыш бирүе белән 500 сум калдырылды.

Җыенда РИУ вәкиле дә, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хаҗи Яруллин да чыгыш ясады. Наил хәзрәт балаларны укыту өчен шартлар тудыру мәслихәт дигән фикерләрен ирештерде. Ә "Иман нуры” имам-хатибы Нияз хәзрәт Закиров балаларны укытканда бигрәк тә аларның әдәпле-әхлаклы булуына игътибарлы булырга кирәк дигән киңәшен бирде.


Дөресен генә әйткәндә, балаларга дини дәресләр бирү "Ярдәм” мәчетендә инде алып барыла. 15 баланы РИУ мөгаллиме, Коръәнхафиз Мөхәммәдәмин (Зиератшо) Давудов укыта. Тик шунысы бар: "ярдәм”некеләр инде сүрәләрне гарәп телендә укый башлаган сабыйларны гына алалар. Димәк, киләчәктә аларга сүрәләрне укый белмәгән балаларны да укытырга туры килер, дигән сүз инде бу.

Ә Гамил Нурның теге соравына килгәндә, балаларны укытуда волонтерлар да катнашырга мөмкин икән.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды