Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Мөслимә» газетасы калынаеп чыкты

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / «Мөслимә» газетасы калынаеп чыкты

«Мөслимә» газетасы калынаеп чыкты. Төп яңалыклар Шушы көннәрдә генә «Ярдәм» мәчете басмаханәсендә нәшер ителгән «Мөслимә» газетасының икенче саны дөнья күрде. Ул элеккесеннән дүрт биткә калынрак, ягъни 12 битле булып басылып чыкты.

Газетаның беренче битендәге "Үзгәртеп коручыбыз ул безнең!” дигән язмада сүз Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов турында бара. "Мөселман кешесенең асылы фәкать башкаларга һәм җәмгыятькә изгелек вә игелек кылудан гыйбарәт. Гарипләргә, инвалид, ятим, сукырларга, чукрак, ялгыз аналар һәм картларга ярдәм итүнең савабы бәяләп бетергесез зур. Боларның хәлләрен яхшырту социаль мәсьәләләрне уңай хәл итүдән тора да инде” дип яза Әлмира апа Әдиатуллина баш мәкаләдә.

4 нче биттә исә бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубыйның тууына 145 ел тулуны билгеләп узу уңаеннан, "Айсылу – Мөхлисә Бубый варисы” дигән язма урнаштырылган. "Ул – Казан кызы. Әле яшь булуына карамастан, инде бик күп эшләр башкарып, тарихта үзенең эзен төшерергә өлгереп килүчеләрдән. Сүзем татарларның тарихи мәдрәсәсе "Мөхәммәдия” остазбикәсе Айсылу Ибраһим турында” дип яза мәкалә авторы Сөмбел Шәрифуллина. Айсылуның бер шигырен дә бастырган Сөмбел.
"...Әйтче, әнием, нишлим, ярдәм итче!
Дога кылчы бөек Раббыма!
Сөеп кенә карар идем Җиргә!..
Их, күзләрем әгәр ачылса” дигән юлларны укып була биредә.

Бишенче биттәге "Чылбырлар өзелмәсен!” дигән язмада "Усаклык” бистәсендәге "Әл-Ислах” мәчетенең 20 еллык юбилее бәян ителә. "Балалар быел 17 нче мәртәбә узачак конкурска әзерләнә башлады. Уңышлар телибез үзләренә. Яхшылап әзерләнсеннәр бәйгегә. Катнашсыннар, буыннар чылбыры өзелмәсен!” дип язган Әлмира Һәдия бу язмада.

6, 7, 12 нче битләрдә дөнья күргән "Өлге булыйк! Өлге булыйк!” дигән язмада автор Мөслимә Шәфыйк үзенең "Ярдәм” мәчетенә тәүге тапкыр аяк басуын бәян кыла. "Мәчетнең тышкы нурлылыгы күңелне иркәләсә, аякларга сихри көч кергәндәй, чистартылган сукмактан җирне тоймастан очынып, эчкә керәм...Аның каравы Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның сөйләр сүзләре күп иде. Ул мөгаллимәләргә рәхмәт сүзләрен әйткәннән соң, хиҗаб мәсьәләсен уңышлы хәл итүләрен бәян кылды. "Андый хәлләрне ишетсәгез, безгә шунда ук хәбәр бирегез. Закон безнең якта”,-диде Рөстәм хәзрәт” дип язган Мөслимә ханым.

7 нче биттәге "Тормыш сынауларына бирешми ул!” дигән язмада шагыйрә һәм популяр җырлар авторы Лилия Сәлахетдинованың "Күңеңелем көндәлеге” китабын "Ярдәм” мәчетендә тәкъдир кылу турында сүз бара. Лилия тарафыннан 10нан артык җыр тексты язылган. Биредәге барлык халык бу көнне зәгыйфь Лилия Сәлахетдиновага иҗади уңышлар һәм тормыш сынауларын узганда рухи ныклык теләделәр.

Әлмира Һәдиянең 8 нче биттәге "Сез булганга без дә бар икән...” дигән язмасы Башкортстаннан Казандагы "Ярдәм” мәчетенә белем алырга килгән Рида ханым Мисбаховага багышлана. Анда "Бер авыз сүз русча белмәгән Рида укуга бик хирыс була. Бирскидагы Укытучылар институтына укырга керә һәм әлеге уку йортыннан "Рус теле укытучысы” дигән белгечлек алып чыга” дигән сүзләрне укып була.
9-10 нчы битләр исә Әфган сугышында катнашкан Совет сугышчылары хакында. "Әфган сугышында катнашучыларның ташламалары кайтарылсын иде” дигән язманың исеме үзе үк сүзнең нәрсә хакында баруын әйтеп тора. Язманың авторы Әлмира апа Әдиатуллина үзе дә Әфганстанга барып кайткан кеше. Ул әфганлыларны искә алган көндә моннан 25 ел элек булган истәлекләре белән уртаклаша, әфган сугышында катнашучыларның ташламалары кайтарылсын иде дигән уй-фикерләрен ирештерә.

"Кайталар, кайталар инде аккошлар...” дигән мәкаләдә Әлмира Һәдия "Күперне чыгып, җиргә аяк баскач, сары бушлатлы берәү җирне үбеп, авызына туфрак капты. Менә, җәмәгать, Ватан туфрагы да никадәрле газиз вә кадерле” дигән юллар язып, җиребезнең ни хәтле мөкатдәс булуына ишарә ясый.

Соңгы биттәге "Пермьнәрдә Казан еракмы?” дигән язмада Пермьнең Барда районыннан Казанга укырга килүче Әмирә ханым Үтәгәнева һәм аның тәрбиягә алган сукыр кызы Линда хакында. 7 яше тулган күрмәүче кыз балалар йортында тәрбияләнгән. Әмма тиздән бу йорт ябыла һәм аннан Әмирә ханымга шалтыратып, Линданы үзенә алуын үтенәләр. Ул шулай эшли дә. Линда инде 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Бөтен йорт эшләрен дә белә икән хәзер. "Кызыма ятимлек ачысын, сукырлыгын сиздермичә яшәтергә тырышабыз”,-дигән Әмирә апа язма авторына. Шушы ук биттә Әмирә апаның "Төштә генә кайтам авылыма” дигән шигыре басылган.
"Төштә генә кайтам авылыма,
Чишмә суың баса сусауны.
Аерылу туган туфрагымнан,
Язмышымны итте яралы”,-дип язган анда Әмирә апа.

Шулай итеп, "Мөслимә”нең бу икенче саны 12 битле булып калынаеп дөнья күрде һәм үзенең укучыларын тапты.

Газетаны Хатыйп ГӘРӘЙ укыды

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды