“Ярдәм” мәчете, “Ярдәм” фонды Советы җитәкчеләре «Ярдәм» мәчете биләмәсен социаль оптимизм зонасы, диеп искәртә.
Юксыллар, мохтаҗлар өчен Казанда эшләүче фонд ул. Биредә Татарстан, Башкортостан, башка төбәкләр һәм илләрдән күзе күрмәүчеләр җыела һәм белем эсти. Моның өчен махсус проект бар. Ул Казанда «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршында эшли.
Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» исемле тернәкләндерү курслары эшләп килә. Һәм Казанда сукырлар өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» укулары дәвам итәчәк.
Проектта Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башка төбәкләрдән сукырлар катнаша. Укучылар мәрхәмәт өләшүчеләргә елый-елый рәхмәт укый, дога кыла.