Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Милләтара дуслык, Ватан теле

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Милләтара дуслык, Ватан теле

Милләтара дуслык, Ватан теле. Төп яңалыклар

Бүгенге көндә Ислам кануннарын үтәп барган мөселманнар арасында яшьләр саны арту тенденциясе бар. Ә Совет власте чорында тәрбияләнгән татарларның соңгы буынын карасак — күбесенчә «этник моселманнар» булып чыгачак. Кыскача әйткәндә, алар Аллага ышанган, әмма диннең төп кануннарын үтәп бармаган урта яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар. Алар безнең әти-әниләребез. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш.


Бүгенге көндә Ислам кануннарын үтәп барган мөселманнар арасында яшьләр саны арту тенденциясе бар. Ә Совет власте чорында тәрбияләнгән татарларның соңгы буынын карасак — күбесенчә «этник моселманнар» булып чыгачак. Кыскача әйткәндә, алар Аллага ышанган, әмма диннең төп кануннарын үтәп бармаган урта яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар. Алар безнең әти-әниләребез. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш.

Шушы көннәрдә, минем һәм минем бер дустым янына өлкән яшьтәге бабай килеп кызыклы кисәтү ясап китте безгә:

«Сез мөселманнар бит, татарча сөйләшегез! » — диде ул.

Минем дустым моселман булса да, урыс дип бабайны аптыратып тормадым инде, әмма дус кызның гадел соравы туды — ник өлкән буын арасында популяр рәвештә шундый фикер яши, имеш татар теле — Ислам теле дигән?

Х гасырда ук, 922 елда, Алмуш хан Ислам динен Идел Болгарының дәүләт дине итеп игълан итә. Идел-Урал якларының төрки телләре бер мең елдан артык бу җирләрдә ислам теле булып кабул ителә, чөнки татарлар иң төньяк моселман халкы булып чутлана.

Коръәни дин үз артыннан татар мәдәниятен һәм татар телен алып барган. Хix гасырда нәкъ менә татар мохитендә танылган һәм мәшхур акыл ияләре барлыкка килә. Алар ислам тарихына һәм мәдәниятенә әле һаман да бәяләнеп бетмәгән өлеш кертә алдылар. Нәкъ менә шул сәбәпле безнең милли телебез борынгы бабаларыбыз өчен башкарган мәгънәсен югалтырга тиеш түгел, һәм бу безнең өчен васыять.

Күзәтүләр буенча, соңгы ике совет буыны дини гыйлем ягыннан иң аз белүчелүрнең берсе. Бу совет хакимиятенең «атеистик идеологиясенең» нәтиҗәләре булып чыга. Динне тыю аркасында ул яшерелеп бары тик өлкән буыннарда гына саклана башлады, дини белемнәр күпчелектә бары тик әби-бабайлардан гына тапшырыла иде, әмма алар арасында рус телен белгәннәрен бер кулның бармаклары белән чутлап чыгырга була. Шуңа күрә күп кеше өчен татар теле Ислам теленә әйләнде.

Әмма бу мәсьәләгә бүтән яктан да карарга мөмкин. Идеаль модельдә, әлбәттә, Ислам теле — гарәп теле. Бу Коръән теле, моселманнарның беренче буыны һәм Пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа, салляЛлаһу алейхи уа саллям, сөйәшкән тел, нәкъ менә гарәп телендә фундаменталь дини хезмәтләрнең күпчелеге язылган булган. Әмма Ислам теле — шулай ук дини рухы һәм терминологиясе белән сугарылган тел, вәгазьләр укыла торган, мөселман халкы теле. Бу телләрдә Фарсы култыгы һәм Урта Азия иләре халыклары сөйләшә — ул фарсы, төрек, таҗик, үзбәк, кыргыз һәм татар телләре.

Татар теле бөтен татар мәдәнияте белән бергә Ислам дине белән турыдан-туры бәйләнгән булган. Һәм нәкъ менә дин ярдәмендә татар теле үскән, дип әйтергә мөмкин.

Дин әһелләре ярдәмендә татар теле гади халык теленнән вакытлыча югары интеллектуаль теленә әверелеп барды. Һәм гасырлар буена, Ислам татарларны, татар телен һәм мәдәниятен саклап калган таяныч булган. Дин кешеләргә көч һәм өмет биргән. Нәкъ менә шулай дин аларны бердәм халык итеп саклап калырга ярдәм иткән.

Бигрәк тә бүгенге көндә Татарстанда ислам үзәкләренең булуы мөһим, алар астында мәчетләр, мәдрәсәләр, төрле моселман нәшриятләре һәм башкалар күздә тотыла, Ислам динен генә түгел, татар телен дә саклау һәм үстерү, популярлаштыру урынына әверелде. Шулай дин һәм милләт, тел, моңа кадәр 1000 еллар кебек үк, бер-берсен хуплап, үстереп, кулга-кул тотынышып барганнар, традицион кыйммәтләребезне саклап калырга мөмкинчелек биргән.

Нәтиҗә ясап, бөек татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗаниның сүзләрен китерәсем килә: «Диндә өч әйбер юк, әмма бу әйберләр аны саклый. Бу — милли тел, милли кием һәм милли йолалар». Шуңа күрә, телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне саклап, без динебезне дә саклыйбыз һәм шул рәвештә тырышлык күрсәтәбез.

Айгөл Әхмәдишина


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды