Мин - татар, ирем башка милләттән. Безнең арада никах укылган. Балаларга мулла исем кушып сөннәткә утыртылган, никахлап өйләндерелгән, кияүгә бирелгән. Безнең гаиләдә миңа да, балаларга да корбан чалынган. Хәзер балалар: "Әтигә корбан чалыйк", - диләр. Иремә корбан чалдыру дөресме? Ул кабул буламы? Чаллыдан Г. ханым.
Әгүүзүбилләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир- рахмәәниррахиим. Корбан мөселман булган кешегә ваҗиб. Ягъни Аллаһы Тәгаләне таныган кеше исеменнән корбан чалу дөрес була. Әгәр дә бу корбан гаилә башлыгы исеменнән чалынса, әйтик, мәсәлән, Фәлән Фәлән улыннан, аның гаиләсеннән дип чалынса, бу корбан бөтен гаилә әгъзалары өстеннән төшә, барысына да савап була.
Корбанның гаилә башлыгы исеменнән чалынып, гаиләнең калган әгъзалары исеменнән төшүе хакында әйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәтендә китерелгән.
|