Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы һәм Президиум утырышы узды. Аларда катнашкан Илдар хәзрәт Баязитовны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятен оештыруның утыз еллыгы уңаеннан мактаулы медаль белән бүләкләде.
Мөфти «Нәзарат оештыуның утыз еллыгы» бүләген тапшырганда, Илдар хәзрәтнең ккүпкырлы һәм авыр, сабыр, хикмәтле хезмәтен билгеләп үтте. Дин үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде.
Нәзарәт Пленумында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына яңа бурычлар билгеләнде.