. Әлмирә апа Әдиятуллина ике ел элек 27 июльдә вафат булды. «Ярдәм» фонды аны Мамадыш тракты ягында мөселман зиратына җирләде.
Ул „Ярдәм“ мәчетендә „үз апа“ иде. Гомеренең соңгы дистә елларын «Ярдәм» фонды карамагында үткәрде.
Әлмирә апа Әдиятуллинаның фидакяр һәм тынгысыз шәхес иде. Әлмирә апа — динебезнең каһарманы, батыры. Әлмирә апа үрнәгендә динебезгә файдалы булырга насыйп булсын.
1964 елдан 1993 елга кадәр Әлмирә апа «Азат хатын» журналында эшләгән. Ул бөтен гомерен дингә багышлады. Әлмирә апа дин, тел, халык өчен даими тырышты.
Шәхси тормышын да арткы планга куйды. Әлмирә ханымның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре күп иде. Шулай да аның әле бердәнбер нарасые — кызы Миләүшә Сафиуллина да бар. Ул аны, ятакка яткач, ике ел буе Мәскәүдән кайтып карады. Миләүшә бүген, «Татар-Ислам» порталы хәбәрчесенә, әле дә аның юклыгына ышана алмавын әйтте.
Миләүшә Сафиуллина тел белгече. Шулай ук ул татар милли нәкыше — күн белән мозаика ясаучы рәссам.
«Гел әнинең мине чакырганын ишетәм… «Миләүшә, кызым…» Мин әле ничек яшәргә икәнен аңламыйм, гомер буе әнинең канат астында булдым. Мин терәгемне югалттым. Инде ике ел узса да, җаным аны югалтуны кабул итә алмый. Әнием белән абыебызны, аннары әтиемне җирләдек. Үзе дә китте. Хәзер мин ялгыз, ятим калдым. Бары тик дини хисләрем, гакылым, мөселман әдәбем генә тынычландыра, үлемнең карусыз булуын төшендерә. Мин түзәм».
«Әнинең әйберләрен кадерләп саклыйм. Гөлләренә су сибәм. Шуның белән юанам. Аның хезмәтләреннән торган архивны тәртипкә китерәм. Әнинең эшен дәвам итәсе килә. Шул ук вакытта аның кебек булдыра алмыйм, чөнки ул Ислам дөньясына бер генә булган, алыштыргысыз шәхес иде. Аның калфакларны, яулыкларын, күлмәкләрен дә саклап тотам, ул һәрвакыт матур киенә иде. Кызганыч, мин аны фото, видеога еш төшерә алмадым. Ул камераны яратмый иде. Шуңа күрә, газиз әнием турында кем нәрсә белә, хәтерли, миңа хәбәр итсеннәр. Аның мирасын мин туплыйм», — дип сөйләде ул күз яшьләре аша.
«Әнием соңгы дистә елын «Ярдәм» дә үткәрде. Аның өчен мин тыныч идем. «Ярдәм» фонды һәм мәчете аның өчен үз йорты булды. Ул монда иҗат итте, рәхәтләнеп иҗтимагый эш белән дә шөгелләнде. Аннары, картлар чире — бот сөяген сындырды. Ике ел урын өстендә ятты. Паркинсон да башланды. Мин күченеп кайттым. Көне буе аны карадым. Эшли алмадым».
«Шул вакытта мин кемнең кем икәнен аңладым. Чөнки «Ярдәм» әниемне дә, караучысы мине дә көн саен җылы аш китереп ашата иде. Дару, санитария, гигиена әйберләре, суыткычта ризыкка кытлык булмады. Барысын да «Ярдәм» фонды китерде. Безнең гаилә фонд күрсәткән рухи, матди ярдәм өчен бик зур рәхмәтле. Рәхмәтне әйтер өчен барлык сүзләрем табып бетерә алмыйм», — ди Әлмирә Әдиятуллина кызы.