• Намаз вакыты кергәнче, аңа әзерлек эшләрен тәмамларга.
• Җомга керү белән үк, тәһарәтләнергә һәм иртәрәк мәчеткә китәргә.
• Госелләнергә.
• Чиста киемнәр кияргә.
• Тиешле күләмдә исле май кулланырга.
• Аз сөйләшергә.
• Һәрдаим Аллаһы Тәгаләне зекер итеп торырга.
• Имамга якынрак утырырга.
• Хотбәне сөйләшмичә генә тыңларга. Намаз укыганнан соң гыйлем алырга юнәлергә.
• Җомга мөбарәк булсын!