Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Һәр изгелек – сәдака

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Һәр изгелек – сәдака

Һәр изгелек – сәдака. Төп яңалыклар Роза Әхмәтхан кызы Мортазина Биектау районының Тимерче авылында туа. Әтисе Әхмәтхан абый балалар йортында үсә, әнисенең әтисе исә мөэзин була, әбисе намазын калдырмый.

Роза ханым 2008 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Аннары ул “Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләрне укыта башлый. Хәер, башта ул үзе Мәликә ханым Гыйльметдиновадан Брайль системасын өйрәнә. Соңрак күрмәүчеләргә гарәп телен, сираны, фикһ фәннәрен укытырга керешә.

Иркенҗан Тураев дигән кардәшебез Таҗикстаннан килеп, быел динебезне өйрәнү максаты белән “Ярдәм” мәчетендә укый башлады. Хыялы бар – мәчет төзү максаты белән йөри. Укырга өйрәнеп килә. Хәзер татарча да, русча да сөйләшә башлады. Брайль системасын өйрәнеп, Коръән укырга кереште инде. Сөенече эченә сыймый. “Сезнең изгелегегез үзгезгә кайтсын”,-ди Иркен әфәнде. Ә без һәр изгелекнең сәдака икәнлеген беләбез.

Суфия Зиннур кызы Воробьева - шулай ук мөгаллимә. Ул башта "Сөләйман" мәчетендә балаларның җәйге лагерьларына бөтен күңелен салды, аларны әдәп-әхлакка өйрәтте. Хәзер ул "Ярдәм" мәчетендә хатын-кызларны намаз, Коръән укырга, йорт хуҗалыгы дәресләрендә үсемлек орлыклары белән төрле бизәкләр ясарга өйрәтә.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды