Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Рамазан ае 27 майда башлана

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Рамазан ае 27 майда башлана

Рамазан ае 27 майда башлана. Төп яңалыклар

Кичә ТҖ МДН Пленумында ачык сайлаулар нәтиҗәсендә, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте Президиумына 15 әгъза билгеләнде. Алар арасында: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Мансур Җәләлетдин, Әлфәс Гайфуллин, Илфар Хәсәнов, Айрат Әюпов, Илдар Баязитов һәм башкалар бар иде. Пленум утырышында шулай ук Голәмәләр, Казыйлар һәм Аксакаллар Шураларының яңартылган составлары кабул ителде.

Моннан тыш, Пленумда Рамазан тәртипләре турында хәбәр ителде: агымдагы елда ул 27 майда башлана. Беренче Тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – гает бәйрәме көне. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы - 100 сум.

Пленумда шулай ук мәчетләрне һәм зиратларны теркәү, уку йортларына абитуриентлар туплау һ.б. мәсьәләләр карадылар.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды