Бүген Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә укылган җомга вәгазе шулай ук Рамазан аена багышланды. Аны мәчетнең имамы Дамир хәзрәт Мәрвәров алып барды.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Тәкъвалыгыгыз артсын өчен Рамазан аенда сезгә ураза тоту фарыз кылынды», - ди. Шушы аятьтә безгә ураза тотуның фарызлыгын гына түгел, бәлки фарызлыгының сәбәбен дә аңлата. Аның сәбәбе – тәкъвалыкны арттыру. Тәкъвалык ул Аллаһы Тәгаләгә булган ышаныч, Аны ярату, Аның җәннәтен өмет итү һәм Аның җәзасыннан курку. Ни өчен Рамазан ае башка айлар арасында аерылып тора, шундый изге ай булып санала? Раббыбыз Коръәни-Кәримдә бу сорауның җавабын Үзе бирә: “Рамазан ае, ул шундый бер айдыр ки, Без Коръәни-Кәримне ул айда индердек”,-ди. Изге Коръән китабы бу айда җир йөзенә иңдерелә башлаганы өчен бу ай шундый мөбарәк һәм бәрәкәтле. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә шулай ди: “Рамазан ае җиткәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар чылбырга бәйләнә”.
Ураза, мөэминнәрнең иман һәм ихласларының иң бөек дәлиледер.
Ураза, сәхәр белән ифтар арасы, ашаудан, эчүдән һәм һәр төрле азулардан ялгыз Аллаһ өчен ваз кичүдер. Бу сәбәптән, бөтен гыйбәдәтләр кебек үк, ураза да Аллаһ өчен генәдер, Аллаһ әмере булган өчен тотылыр.
Дамир хәзрәт быел фитыр сәдакасының Диния нәзарәте тарафыннан 100 сум итеп, ә фидиянең 200 сум (аны уразаны тота алмаучылар бирә) итеп билгеләнүе турында әйтеп узды. Ул байларга кагылышлы зәкят сәдакасы турында да мәгълүмат ирештерде. Ул йорт салырга дип җыеп куйган акчадан алынмый икән, бәлки саклык кассасында яки өйдә тик ятып сакланган 198 мең сум акчадан гына алына.
Аннары Дамир хәзрәт ифтар үткәрергә дип акчаларын биргән беренче кешеләрне атап китте. Бу исемлекнең башында Әгъләм Садриев тора. 1952 елгы Әгъләм ага 40 яше тулгач, кинәт кенә каты авырып китә. Аңа намазлар укый башларга киңәш итәләр. Ул шулай эшли дә, Аллаһыдан үзен терелтүен сорап догалар кыла. Аның әлеге догалары кабул булгандыр, күрәсең. Ул әкренләп сәламәтләнә башлый. Шул вакытлардан бирле инде күп сулар ага, карлар ява. Әгъләмдә дә шактый гына үзгәрешләр булып ала, ул яңадан үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайта һәм төзелештә 18 ел хезмәт куя. Хәзерге вакытта аның 3 баласы, хатыны һәм оныклары да намазлы икән.
Барчабызга да бүген кояш баегач керешәчәк Рамазан аен уңышлы башлап җибәреп, Тәравих намазларын да калдырмыйча укырга иде дигән теләктә калам.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары