СӘДАКА
Мөселманнар эгоист түгел, алар ярлылар, юксыллар, хасталар хакында уйлый, аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Бу эштә «Ярдәм» фонды аша халык авыз ачулар, ифтарлар оештырырга, мохтаҗларга ризык таратырга ярдәм итә.