Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Таһировлар: "Татар халкын ислам дине саклый"

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Таһировлар: "Татар халкын ислам дине саклый"

Таһировлар: "Татар халкын ислам дине саклый". Төп яңалыклар Бертуган академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар Казанның "Ярдәм" мәчете мәйданындагы "Рамазан чатыры"нда булды.

"Ярдәм" мәчетендә ай дәвамында ифтар ашлары уза. Чираттагы авыз ачуда академик Таһировлар катнашты.

Индус Таһиров сүзләренчә, аларның гаиләсе ифтарларга, гомумән, дини бәйрәмнәрдә катнашырга ярата, Бигрәк тә, "Ярдәм" мәчетендә узган чаралар кадерле аларга. Чөнки биредә зыялылар, дин әһелләре, укымышлы яшьләр бик күп җыела. Аннан соң мәчеттә бик күп изге эшләр башкарыла. "Ярдәм" фондының инвалидлар белән эшчәнлеге аеруча мактауга лаек.

Академик белдергәнчә, татар халкын ислам дине саклап килә. Шуңа татарларга дини гореф-гадәтләрне сакларга, тотарга кирәк.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды