Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Гошер сәдакасы туплап таратыла

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Гошер сәдакасы туплап таратыла

Гошер сәдакасы туплап таратыла. Төп яңалыклар

“Ярдəм” хәйрия фондында быелгы уңыштан Казан шәһәрендә яшәүче мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы таратыла башлады. Аларга яшелчәләр бирелде. Ярдәм алучылар арасында ялгыз пенсионерлар, аз керемле, шул ук вакытта күп балалы, физик мөмкинлекләре чикле балалар үстерүчеләр, тол хатыннар һәм авыр тормыш сынауларына дучар булучылар бар иде.
Исегезгә төшерәбез, Нәзарәтнең “Ярдəм” хәйрия фонды гошер җыюны дәвам итә.
Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Гошер җыю кампаниясендә катнашу өчен, бакчаңда җыеп алынган уңышның бер өлешен республика районнарының үзәк мәчетенә алып килергә кирәк – ул мохтаҗларга тапшырылачак.
Гошерне җыю һәм тарату белән Казанда “ “Ярдəм” хәйрия фонды да шөгыльләнә. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Гошер тапшырып хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр +78432230359 яки +79600480778. телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды