Еш кына Чувашиядә Исламның алга китүе турында ишетергә туры килде.Шунысы кызык, сүз мегаполислар турында түгел, ә гап-гади авыллар турында барды. Соңгы елларда яңа татар-мөселман феномены барлыкка килә башлады. Шунда ук җәмәгатьчелектә зур кызыксынулар уянды. Ахыр чиктә мин дә барысын да үз күзләрем белән күрим диеп, Чувашиягә юл тоттым.
Татар шәһәрчеге Чувашиядә 40 мең татар- мөселман яши. Икенче регионнар белән чагыштырганда, ә аларда хәтта халык саны 250 меңгә якын, республикада милләттәшләребез әз.
Тик потенциал бик зур. Эффектив эшчәнлек шуңа дәлил булып тора. Республикада 50 мәчет төзелгән, РИУның филиалы буларак "Гөлестан" мәдрәсәсе эшли. Һәм гомумән барлык татар авыллары нык, төзек. Эшмәкәрлек чәчәк ата, берсеннән-берсе матур йортлар салына.
Иң беренче булып мин Идел буеның иң зур авылы- Шыгырдан белән таныштым. Бу авылда " Өч сәхабә " мәчете төзелгән. Пәйгамбәребез (Аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) нәкъ менә шушы сәхабәләрне Болгарга җибәргән.Бу мәчет чыннан да таң калырлык, чөнки ул Шәһри Болгар проекты буенча салынган. Хәтта диварларда тарихи ташлар да күренә. Шыгырданны авыл дип әйтү бик авыр, ул күбрәк шәһәрчек кебек. Кибетләренә керсәң, шәһәр супермаркеты диярсең.
Туган кебек каршы алдылар "Өч сәхабә " мәчете мәхәлләсе кешеләре безне мәчет янында ук каршы алды. Алар "Сөләйман " мәчете, реабилитацион үзәк эшчәнлеге турында хәбәрдар икән. Бу мине бик тә сөендерде. Өйлә намазына мәчеткә олысы да, кечесе дә җылелган. Татарстан мөфтиятенә аксакаллардан нәсыйхәт ишетүе күңелле иде.
Намаздан соң мәчет имамы Рифкать абый Крганов (Чувашия һәм Мәскәүнең мөфтие Әлбир Кргановның әтисе) безне өч катлы Аллаһ йорты белән таныштырды. Сүз дә юк бу бина архитектура һәйкәле. Аеруча минем игътибарны бер экспонат җәлеп итте, ул да булса тарихи мөнбәр. Шиһабетдин Мәрҗәни шул мөнбәрдән вәгазь сөйләгән.
Мөфтият кечкенә, эше зур Намаздан соң Чувашия Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллин мөфтият белән таныштырды. «Гөлестан» мәдрәсәсе шунда ук урнашкан. Мәдрәсәдә төрле төбәкләрдән килгән балалар белем туплый. Коръәнне яттан белү ярышларында беренче урыннар алалар. Мин шуңа игътибар иттем: Диния нәзарәтендә һәрбер эшкә иҗади яктан карап эшлиләр.
Мәсәлән , мөфтият үзе кечкенә булса да, монда эш күпкырлы. Ислам нигезләре буенча Олимпиада республика җитәкчелеге, министрлыклар һәм Диния нәзарәте белән бергәлектә үткәрелә. Якшәмбе мәктәпләренә зур игътибар бирелә. Ай саен шушы кечкенә мөфтияткә мөгаллимнәр киңәшмәгә җыелалар. Алар тәҗрибә белән уртаклашалар, киңәшләшәләр. Мансур хәзрәт Хайбуллин үзен дини һәм эшлекле имам итеп күрсәтте. Әлбир Кргановның бик тә эшлекле командасы барлыгын аңладым. Алар авылча фикер йөртми.
Яңа форматтагы татар тарихы Чуашстанда Урмай авылы татар мәдәнияте башкаласы булып тора. Фәрит Гибатдинов җитәкчелегендә "Урмай моңы" "Арт-мәдхия" фестивальләре үтә. Бу авылда безне имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт каршы алды. Мөхтәсибәт Кара пулат мәчетендә урнашкан. Бу мәчет шулай ук татар архитектурасы мисалы булып тора. Мәчет үзәктә - балалар бакчасы, мәктәп янында урнашкан.
Тукай - татар мәхәлләсе барлыкка килгән урын
Тукай авылы уникаль урын. Монда татар мәхәлләсенең яңарыш этапы башланды.
Яңа дустыбыз Әгъзәм хаҗи Шакиров - авылы советы әгъзасы, авылның патриоты. Безгә ул 2007 елда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Тәҗетдин фәрманы мәчетнең иҗтимагый киңәшмәсе турыноештырылу турында сөйләде. Нәкъ менә шушы фәрман нигезендә мәчетнең иҗтимагый киңәшмәсе янә эшли башлаган. Әлеге киңәшмәдә барлык сорауларны хәл итәләр һәм социаль эш алып баралар. Аның өчен махсус фонд булдырылган. Хәзер Тукайда гына түгел, ә Урмайда һәм Шыгырданда шушы киңәшмәләр эшли. Шунысы кызык, мәхәллә системасын алга сөрүче Илдус Әмирханны тукайлылар үзләренең мөгаллиме итеп саныйлар.
Шулай ук тукайларның тагын бер уникаль эше - барлык җирләрне мәчет исәбенә күчерү. Тукай авылында хәзер мәчет үзе җир бүлеп бирә. 2012 елдан тукайлылар мәдрәсә төзи башлаган. Ул монда Ислам үсешеүзәге булырга тиеш.
Чувашиягә баруым күңелемдә яхшы хәтирәләр калдырды. Монда традицион татар мәхәлләсенең үсеш күрдем. Шунысы сөенечле: монда социаль эшләргә бик зур игътибар бирелә. Гомумән, социаль активлык диндә, халыкта һәм дәүләттә стабильлекне саклый.
Илдар Баязитов