Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар Баязитов: Исламның үсешен Россиягә куркынычлы дип кабул итәргә ярамый

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Илдар Баязитов: Исламның үсешен Россиягә куркынычлы дип кабул итәргә ярамый

Илдар Баязитов: Исламның үсешен Россиягә куркынычлы дип кабул итәргә ярамый. Мәкаләләр Казандагы «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы, Татарстанда иң танылган дин эшлеклеләренең берсе Илдар хәзрәт Баязитовка "Аргументы и факты – Казань» басмасының штаттан тыш хәбәрчесе радикаль яшьләрнең проблемаларын чишү юллары, хәзерге заман Россиясендә мөселманнарның урыны, ни өчен исламның абруеннан куркырга кирәкми һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Илдар хәзрәт белән үткәрелгән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Илдар хәзрәт, әйтегезче, Сез ни өчен социаль яктан файдалы гамәл кылуга игътибарыгызны юнәлдерергә булдыгыз? "Сөләйман” мәчетендәге эшегез ничек башланды?


2002 елда мин "Сөләйман” мәчетенә имам булып эшкә килдем. Ул Казанның читендә – Левченко бистәсендә урнашкан. Үзегез белгәнегезчә, андый төбәктә мәхәлләнең эшен алга җибәрүе җиңел түгел. Йомшак кына итеп әйткәндә, бу гыйбадәтханәне үзәк мәчеткә санавы кыен. Әмма эшләү теләге көчлерәк иде. Беренче этапта чишәсе мәсьәләләр шулкадәрле күп иде, хәтта эшне нәрсәдән башларга белмәдек. Эшкә кул күтәрелмичә йөйргән чаклар да булмады түгел. Мәчеткә кешеләр аз йөри иде. Без бистәдә проблемаларның күп икәнлеген дә күрдек. Мәчет белән янәшәдә генә тулай торак бар. Анда социаль яктан уңышлы чыкмаган гаиләләр яши иде. Мәчетебезнең урнашкан урыны ук эшебезгә юнәлеш бирде.

Без халыкның ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ катламы белән эшләргә кирәк дигән карарга килдек. Шуңа күрә без соңгы 10 ел дәвамында ятимнәр, тәртипләрендә тайпылыш булган балалар, инвалидлар, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр – ярдәмгә мохтаҗлар белән эшлибез. Нәкъ шушы максатка ярашлы рәвештә "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды төзелде. Шушы фонд ярдәмендә без "Сөләйман” мәчете каршында Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген оештыра алдык. Анда илнең барлык төбәкләреннән килгән инвалидлар өчен айлык белем алу курслары үткәрелә. Шулай ук без Брайль системасы буенча китаплар бастыру өчен нәшрият барлыкка китердек. Фонд аша мохтаҗ гаиләләргә адреслы ярдәм кулын сузарга мөмкин булды, балалар өчен җәйге лагерьлар һәм хәйрия мәҗлесләре оештырдык. "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе эшчәнлеге үзәгендә нәкъ менә социаль гамәл кылу тора. Без тормышка ашырган проектлар финанс яки мәгълүмати яктан халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә багышланган була.

Үзегезнең бер мәкаләгездә Сез социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән эшне белем алу һәм дәгъват кылу белән янәшә куеп, аның хәзерге мөселман оешмалары өчен аеруча мөһим булуы турында әйтәсез. Сезнең раславыгызча, яшьләрнең радикальләшүен туктату нәкъ шушы юнәлештә барырга тиеш. Ни өчен социаль хезмәт хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле?

Мөселманнарның, бигрәк тә дин әһелләренең проблемасы шунда: алар сәяси мәсьәләләр белән күп шөгыльләнә башлады. Белгәнебезчә, сәясәт ул – хакимият өчен көрәш. Ягъни мондый эшчәнлек баштан ук төзү гамәленә нигез була алмый һәм иманга ерак мөнәсәбәттә генә тора. Дөресрәге, ул динебезгә, мөселманнарның Аллаһка иман китерүенә һәм башкаларның әһле исламга ышаныч белдерүенә зыян сала. Бу безнең өммәтне тарката һәм җәмгыятебезгә дә мәсьәләләр китереп чыгара.

Әлбәттә, мөселман руханиларына фәкать дини йола мәсьәләләре белән генә шөгыльләнү җитми. Шуңа күрә сәяси эшчәнлекне хәйрия гамәле лаеклы рәвештә алмаштыра ала. Ә ул исә социаль мәсьәләләрне хәл кылуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Ә бу рәхим-шәфкатьлелек вазифасы күп иҗтимагый мәсьәләләрне генә хәл кылырга ярдәм итеп калмыйча, дин әһелләренең мөселман яшьләре алдында абруен да күтәрәчәк. Сер түгел, рәсми муллаларны кабул итә алмаганга күрә, яшь мөселманнар төрле секталарга һәм кирәкмәгән агымнарга китеп эләгә. Минем фикеремчә, социаль хезмәт мөселман дин әһелләренең төп эше булырга тиеш. Ә ул исә кешеләрнең иманын ныгытуга һәм гыйбадәт кылуны оештырырга, шулай ук хәзерге заман җәмгыятенең социаль мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.

Ә бу радикализм һәм экстремизм мәсьәләләре белән ничек бәйләнгән?

Хәзер радикаль агымнарны популярлаштыруны туктату өчен төп сорау шуннан гыйбарәт: безнең мөселман яшьләрен дини секта агымнардан ничек читләштерергә? Яшерен-батырын түгел, нәкъ менә шәһәр яшьләре арасында ризасызлык белдерү тойгылары аеруча көчле. Аларда күп нәрсә ризасызлык тудыра. Рәсми мөселман руханилары вәкилләре нәрсә белән шөгыльләнүне күзәтүдән башлап, хәзерге заман җәмәгатьчелегенең бер өлеше булган социаль мәсьәләләр белән тәмамлап, аларны һәммәсе дә кызыксындыра.

Гаделлекнең чыганагын эзләү максатыннан, яшьләр Аллаһка мөрәҗәгать итә. Шушы вакытта
мөселман дин әһелләренә аларга нык игътибар итүләре сорала. Традицион исламның алдан уйланылган социаль хезмәт карашлары булуы зарури. Әгәр яшь мөселманнар социаль мәсьәләләрне хәл кылу өчен төрле шикле арадашчыларга һәм секталарга мөрәҗәгать итмичә, турыдан-туры теләсә нинди рәсми мәчеткә килергә мөмкин икәнлеген күрсәләр, ул чагында без бу мәсьәләне чишү ягына иң зур адымны ясаган булырбыз.

Андый мәсьәлә чынлап та бармы?

Әлбәттә, бар. Мин илебездә тамыр җәйгән төрле секталарга, традицион булмаган агымнарга каршы. Дөрес, бу мәсьәләнең барлыгын артык зурайтып сөйләү кирәкмәс, чөнки моның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга мөмкин. Биредә алтын урталык мөһим. Безнең өчен иң әһәмиятлесе шул: экстремизмга профилактика үткәрү, ягъни ул яшьләр төрле килде-китте вәгазьчеләрнең фикерләре белән мавыкмасын өчен шартлар тудырудан гыйбарәт.

Яшьләр – җәмгыятебезнең иң актив өлеше. Алардан куркырга, бигрәк тә аларга каршы көрәшергә кирәкми. Әгәр алар моны сизсәләр, тагын да ныграк рәхимсезләнәләр. Яшьләр белән тиешле рәвештә эшләп, аларның егәрлеген иҗат итү, төзү юнәлешенә җибәрү мәслихәт.

Минем уйлавымча, һәр уртача һәм эре мәчеттә мохтаҗларга ярдәм итүче үзәкләр, берләшмәләр оештырырга кирәк. Наркоманнар, инвалидлар, ялгыз пенсионерлар, күпбалалы гаиләләр... Җәмгыятьнең барлык проблемаларын санап чыгу өчен вакыт та җитмәс. Монда мөселманнар өчен эш бихисап. Менә бу мәсьәләләрне хәл иткәндә яшьләр үзләренә иҗтыяҗны сизәргә тиеш. Алар мәчетләр каршында актив мәхәлләләр төзесеннәр, инфраструктураны үстерсеннәр. Бер сүз белән әйткәндә, социаль яктан файдалы эшкә тартып, яхшы гамәл кылу өчен аларга мөмкинлек бирү зарури.

Идеология дәрәҗәсендә без социаль якка курс алган исламны алга сөрергә тиеш. Илаһият мәсьәләләрендә традицион исламның нәрсә икәнлеге азмы, күпме дәрәҗәдә билгеле. Әмма боларның һәммәсе дә фәкать сүзләр генә, ә безгә тәгаенле эш тә кирәк.

Татарстанда болай да хәйрия чаралары еш үткәрелә дигән тәэсир кала.

Эш тә шунда шул: чаралар гына уза. Ә мохтаҗ кешеләргә бу акцияләр арасында ничек яшәргә? Хәйрия чаралары социаль эшнең бер өлеше генә. Журналистларны чакырып, аш мәҗлесе үткәрү, бүләкләр тапшыру – болар әле социаль файдалы эш үткәрдем дигән сүз түгел. Бу әле аның бер өлеше генә. Төп өлеше дә түгел әле.

Социаль эш ул - көн саен уздырыла торган гамәл. Моның өчен финанс чыганаклары да кирәк. Шушы максаттан, яңа типтагы мәхәлләне төзү сорала. Мохтаҗлар үзләре турында кайгыртучанлык күрсәтүне даими рәвештә тоярга тиешләр. Белем алу курслары үткәрү, аларны өйләренә барып карау, һәркөнне аларның мәсьәләләрен чишү – социаль эш менә шуннан гыйбарәт. Болардан тыш, социаль эшчәнлекне пропагандалау эше шулай ук мөселманнар тарафыннан алып барылырга тиеш. Кабатлап әйтәм: безгә социаль хезмәт күрсәтү доктринасын эшләү зарури.

Ә аны кем эшләргә тиеш?

Безнең мөселман галимнәре, мөселман зыялылары. Казандагы Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин даими рәвештә мөселман зыялыларын барлыкка китерергә кирәклеге хакында тикмәгә генә әйтми. Мин аның белән тулысынча килешәм. Билгеле ки, безнең инкыйлабка кадәрге мирасны торгызу һәм өйрәнү зарури. Әмма хәзерге заман илаһият белгечләрен һәм галимнәрен әзерләү тагын да мөһимрәк, чөнки безгә заманча идеология кирәк.

Эшебезне Коръәнгә һәм сөннәткә, шулай ук гадәтләребезгә нигезләнеп алып бару – болар һәммәсе дә татарлар өчен традицион булып саналган исламның бер өлеше. Ләкин бу гына аз. Хәзерге заман чакыруына җавап бирү дә лязем (кирәк). Бу – зур эш. Һәм аның белән яшь мөселманнар шөгыльләнергә тиеш. Биредә теория белән практика бергә үрелеп барсын.

Төрле секталар үзләренең арасына яшьләрне нәкъ шул социаль проблемаларны хәл иткән булып кыланып җәлеп итә. Аларның барысының да (мөселман һәм христиан секталарының) ныклап уйланылган социаль программасы, акыллы теоретиклары һәм тәҗрибәле вәгазьчеләре бар. Бу яктан без аларга әле оттырабыз. Бу мәсьәлә Россиянең традицион мөселман вәгазьчеләре тарафыннан әлегә кадәр тиешле бәясен алмаган.

Татарстанда мөселман җәмәгатьчелеген үстерүнең хәзерге заман идеологиясен барлыкка китерү һәм аның дәүләт белән үзара килешеп эшләве мәсьәләсен хәл кылу үтә дә актуль бүгенге көндә. Безгә кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә?

Күптән түгел мин телевидениедән бер Мәскәү сәясәтчесенең татарләрны диннән аерып, дөньяви мәдәниятле көнбатышлылар юлыннан җибәрергә кирәк дип фикер йөрткән сүзләрен ишеттем. Андый караш мине борчуга сала. Беренчедән, без, татарлар. Үз мәсьәләләребезне үзебез хәл кыла алабыз. Икенчедән, хәзерге заман дөньяви җәмгыяте үрнәге сыйфатында безгә көнбатышны мисал итеп куялар. Бу хәл мине гаҗәпләндерә. Ни өчен без һәрвакыт көнбатыш моделен үзебезгә үрнәк итеп алырга тиеш соң? Җәмгыятебезгә ул нәрсә алып алып килде?

Хәзерге көнбатыш җәмгыяьләре кайсы ягы белән сыйфатлана? Бу сорауга мин европалыларны физик яктан юкка чыгара торган тирән демографик упкын белән, гаилә институты кризисы белән дип җавап бирер идем. Алар мөмкин кадәр соңрак өйләнешергә омтылалар. Анда күпчелек гаилә таркала, бер җенестәге кешеләрнең өйләнешүе легальләштерелә. Эчкечелек, наркотикларны легальләштерү һәм башкалар. Безне көнбатыш моделенә чакыручылар кайвакытта миндә алар үз-үзенә кул салучылар дигән фикер калдыра. Ничек инде үзеңнең җәмгыятеңә 3-4 буыннан соң физик яктан юкка чыгачак яки таркалачак идеологияне теләргә мөмкин? Көнбатыштагы сыман бер-береңә төкереп карау, мәгънәсез күңел ачулар безгә кирәкме соң? Көнбатыш технологияләренең, фән, медицина һәм демократик принципларның үсешеннән нинди мәгънә бар, әгәр ул кешеләр рухи торгынлык кичереп, берничә буыннан соң юкка чыгарга мөмкин булсалар. Без үзебезгә мондый язмышны телибезме соң?

Илебез болай да тирән демографик чокыр кырыенда басып тора. Россиянең халкы берничә буыннан соң икеләтә кимгә әйләнәчәк. Бездә болай да кавышкан парларның 60 %ы беренче ике елда ук таркала. Наркомания һәм эчкечелекнең коточкыч саннары хакында мин әле дәшмим. Тагын кая барырга? Менә шулар фонында безне бик тырышып динебездән, рухи һәм әхлакый тамырларыбыздан аерырга маташалар. Ә аларга алмаш, ягъни альтернатива бармы соң?

Бу хәлдә безгә нәрсә эшләргә?

Үзебезнең юлны эзләргә кирәк. Биредә еракка барырга да кирәкми. Илебездә традицион диннәр бар, рухи-әхлакый яңарыш мәсьәләләрендә аларны нигез итеп алу зарури. Европада чиркәүләрне төнге клуб итеп файдаланалар. Без дә үзебездә шуны телибезме?

Әйе, безгә фән һәм технологияне алга таба да үстерергә, шул ук вакытта рухи якны да, динебезне дә онытмаска кирәк. Динебезнең күп гасырлык традициясе бар һәм бөтен эшебезне аңа нигезләнеп кылу мәслихәт.

Тик хәзер яшьләрнең исламга кызыксыну белдерүләренә исламлаштыру ярлыгы тагарга тырышалар.

Мин бу сүзнең мәгънәсен бик үк аңлап бетермим. Әгәр без экстремизмның һәм радикализның үсеше турында әйтсәк, бу бер хәл. Ә яшьләрнең дингә, исламга мөрәҗәгать итүләре - яхшы күренеш һәм аның радикализмга бернинди катнашы юк. Әгәр кеше намаз укыса, хәмер эчмәсә, гаилә корып яшәсә, бу хәл җәмгыять һәм дәүләт өчен бары бәхет кенә. Без яңарыш телибез. Нәкъ менә ислам әхлагы белән үткәрергә була ул яңарышны! Хәмер эчүче һәм җиңел тормыш алып баручы яшьләр белән яңарышны ничек үткәрәсең ди?!
Традицион рухилык — тәрәккыятне (прогресс) алга этәрүче көч. Протестантлыктан башка – көнбатыш капитализмы, Конфуций әхлагыннан башка Кытай могҗизалары булмас иде. Төркия һәм Малайзиянең үсеше мөселманнарның намуслы хезмәте нигезендә барлыкка килә. Төнге клубларда кокаин һәм күңел ачулар турында гына хыялланучыларның җәмгыятьне алга җибәрә алмаулары көн кебек ачык, лабаса.

Башына яулык бәйләгән әхлаклы кыз, никах укытып кияүгә чыгып, сәламәт буын тәрбияләп үстерсә, моннан җәмгыятебезгә файдадан башка нинди зыян булсын! Ә төнге клубларга ярымшәрә килеш йөрүче, тәмәке тартучы, аракы эчүче һәм әхлакый яктан түбән тәгәрәүче ханымнар хакында алай дип әйтеп булмас иде. Бездә хиҗаб мәсьәләсен уйлап чыгарып, дөрес эшләмиләр. Төп мәсьәлә шунда: хатын-кызларыбыз кешеләр алдында чишенәләр һәм мораль яктан түбән тәгәриләр. Тик мондый хәл берәүне дә дулкынландырмый.

Хәзерге заман Россиясендә мөселманнар нинди урын алып тора?

Илебездәге мөселманнар Россия милләтенең нигезен, рухи һәм физик яктан сәламәт башлангычны тәшкил итә ала. Мөселманнарның киләчәге өметле, аларның ныклы идеологиясе, зур кыйммәткә ия әхлакый принциплары бар. Фәнне һәм технологияне үзләштерү белән бергә үреп барганда,ул илнең рухи яңарышына китерер дип уйлыйм. Мөселманнардагы шушы зур мөмкинлекне тиешенчә бәяләп, Россия кабаттан бөек илгә әйләнә алыр иде.

Һәм мөселманнарның саны, йогынтысы артуыннан куркырга кирәкми. Әһле исламның артуын Россиягә яки православиегә куркынычлы дип санау иң беркатлы фикер. Ул нәкъ киресенчә. Мөселманнарның диндарлыгы православиедәгеләрне үз диннәре белән тагын да ныграк кызыксына башларга этәрәчәк. Шул рәвешле, мөселманнар илнең барлык традицион конфессия вәкилләренә үрнәк булып тора ала.

Ислам һәм мөселманнарның артуы турында куркыныч яный дип түгел, бәлки аны илне алга җибәрү мөмкинлеге буларак сөйләргә кирәк. Мөселманнар туган илләрендә үзләрен икенче дәрәҗәдәге "кече” туган дип түгел, бәлки башкалар белән тигез хокуклы һәм ихтирамга лаеклы кешеләр дип тойсалар, Россия өчен көчле ватанпәрвәрләргә, иң тугрылыклы һәм файдалы затларга әйләнерләр. Әгәр кайбер реакцион даирәләр пропагандалаганча, аларның дәрәҗәсе түзеп яшәүче азчылык роленә кадәр төшерелә икән, мондый көчләп тагылган сценарийдан илдәге хәл фәкать катлауланачак.

Безнең өчен хәзер иң мөһиме – мөселманнар өммәтенең бөтен яктан тулы үсешенә ирешүдән гыйбарәт. Шулай ук дәүләткә тугры булган хәлдә, җәмгыятьнең башка әгъзалары белән дә тыныч һәм үзара килешеп, ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итү мәслихәт.

Әңгәмәдәш – Солтан Әхмәтов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды