Россиядә исламга мөнәсәбәт һәм мөселманнарның хәле дин әһелләренең дәрәҗәсеннән тора. Бүген Россия имамнарына зур җаваплык йөкләнгән, моңа һәр имам өлеш кертергә тиеш.
Бу зур максат дин әһелләрен югары уңышларга дәртләндерергә, камилләшүгә, өммәтебез һәм милләтебез өчен эшләргә этәрергә тиеш. Хәзер Россиядә ислам өчен моңарчы беркайчан да булмаган мөмкинлекләр бар. Хакимиятләр ислам үсешенә ярдәм итә, мөселманнарга Россиядә барлык шартларны тудыра. Мондый хәл Россиядә бервакытта да күзәтелмәде. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс) өммәтенә бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмас өчен, бердәм булырга кирәк.
Ил җитәчелеге традицион ислам кыйммәтләрен үстерүгә үз өлешен кертә. Чөнки җитәкчелек яшьләр арасында секта һәм радикаль агымнарның таралуына юл куймаска тели. Дәүләтнең яшьләр өчен борчулуын хуплап кабул итәргә кирәк, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итзү – бу дәүләтнең бурычы. Чөнки илдә деструктив агымнарның җәелүе, халыкка тәэсире арта бара. Бу яшьләр өчен дә, халык өчен дә бик куркыныч хәрәкәт. Һәм бу исламга гына кагылмый.
Шуңа күрә динчеләр яшь буын өчен үрнәк, әхлакый яктан дәрәҗәле булырга һәм өммәтне дөрес юлдан алып бару теләге көчле булырга тиеш. Әмма бүген без нәрсә күрәбез соң? Дин әһелләре сәяси уеннарга һәм интригалар сазлыгына кереп батты. Шәхси теләкләрне бар нәрсәдән өстен кую башланды. Яхшы башлангычлар исламга каршы килгән динсез уеннар аркасында юкка чыгарыла. Күп дин әһелләре үзләрен дини лидер итеп түгел, ә гади чиновник итеп тота һәм хакимият, акча өчен көрәшә.
Мондый имамнар яшьләргә нинди үрнәк күрсәтә ала? Гомумән, алар өммәтнең проблемаларын хәл итүче, әһәмиятле мәсьәләләр турында уйлаучы лидерлар була аламы? Әлбәттә, юк.
Имам вазыйфасы карьера ясау өчен кулланылырга тиеш түгел. Бу чын хезмәт юлы. Өммәткә, җәмгыятькә хезмәт итү һәм дәүләткә файда китерү. Имам булу өчен ихласлы булырга кирәк. Бу һәрбер имамга кагыла.
Мөселманнар мөһим эшләрне хәл итү өчен берләшкәндә, шәхси теләкләр, уеннар, көнләшү икенче планга чыгарга тиеш. Хакимият алу өчен хакимияттә булу – бу мөселман юлы түгел. Мөселманнар өчен хакимият уртак эшләрне башкару өчен генә кирәк була ала.
Әгәр мөселман дин әһелләре бергә җыела икән, шундук талаш, бер-береңә басым ясау, фикердәшләр арасында дошман эзләү башлана. Шуңа күрә Россиядә бер-берсенә дошман булган мөфтиятләр булуга аптырап булмый. Әле бит бер мөфтияттә дә динчеләр бер-берсенә каршы булган төркемнәр төзергә, мөнәсәбәтләр ачыкларга һәм уен уйнарга тырыша.
Яшьләр бу эшләрне күреп тора, алар өчен мондый дин әһелләре дәрәҗәле була алмый. Шул сәбәпле, дин әһелләренең дуслыкка, тынычлыкка чакыруына, терактларны гаепләп чыгуына яшьләр игътибар итми. Әле тагын да начар нәтиҗә бирә ала. Нәтиҗәдә, деструктив сектага китүче һәрбер яшь кеше өчен аларны мәчет-мәдрәсәләрдә, Нәзарәтләрдә каршы алучы рәсми дин әһелләре гаепле. 1990 елларда динчеләрнең яшьләргә үрнәк күрсәтеп, аларга ярдәм итә алмавы аркасында, Россиядә традицион булмаган агымнар таралды. Бу имамнарның олы гаебе.
Һәм менә тагын шундый ук хәл. Дәүләт мөселманнарга булыша башлады: мәчет-мәдрәсәләр төзелә, нәәзарәтләргә ярдәм күрсәтелә, ләкин имамнар үзләренең төп вазыйфаларын тагын онытып баралар.
Дин әһелләре арасындагы конфликтлар – мөселман өммәтенең төп проблемасы. Бу, бәлки, бик күренмидер. Кызганыч, күп имамнар төп илаһи вазыйфаларын онытты. Акчага, данга, хакимияткә омтылу күпләрнең аңын томалады. Уртак бурычларны үтәү өчен берләшәсе урынга, дин әһелләре бер-берсенең эшеннән гаеп эзли, кер табарга тырыша. Ислам хакына эшлисе урынга алар эчке уеннарда уйный бирә. Ә яшьләр мондый имамнардан ераклаша һәм кочак җәеп каршы алган ят агымнарга кереп китә. Хәзерге көндә дин әһелләре үзләренең тотышлары белән деструктив секталар таратучылар өчен юлны киңрәк ача. Бу турыда безгә җитди уйлана башларга һәм чарасын күрергә кирәк.
Илдар Баязитов