Кызганыч, без бүген кешеләрнең күп сөйләвен, ләкин аз эшләвен күрәбез. Шуңа күрә мөселман өммәте сан ягыннан зур булса да, авыр хәлдә кала бирә. Аннан соң белемнәре аз булган кешеләрнең сектантлыкка авышу проблемасы да бар. Шул сәбәпле көлке гамәлләр килеп чыга. Кызганыч, бу эшләргә исламга яңа килүче кешеләр тартыла һәм алар саташуны дөреслек итеп кабул итә ала. Чынлыкта көләргә түгел, уйланырга кирәк монда.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әйдәгез Аллаһ илчесе аманәте турында искә төшерик. Бер-беребезгә хөрмәт, Аллаһ ризалыгы өчен ярату, сабырлык, күндәмлек турында... Көнләшү, сабырсызлык, гайбәт сөйләү вә яла ягу кебек начар сыйфатлардан арынырга тырышыйк. Чөнки яраткан пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгс) үз-үзеңне тәрбияләргә, яхшы сыйфатларны күбрәк булдырырга чакырган.
Без бүген нәрсә күрәбез? Бер яктан караганда, исламны өйрәнү, дини китаплар уку өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Икенче яктан, кайбер кешеләрнең наданлыклары аркасында гади әйберләрне дә кабул итмичә, тавыш чыгарырга яратуын күрәбез. Мондый кешеләр өммәттә фетнә чыгара, гади кешеләр аңламаган дошманлык барлыкка китерә, шул рәвешле илаһи динебезне халык арасында түбәнчелеккә төшерә. Бу фетнәдән, тавыштан ислам дошманнары файдалана, аларның гамәлләрен бөтен халыкка фаш итә. Мөселманнарның алга баруына алар киртә булып тора. Сакаллары озын, үзләре тыштан дини булып күренсәләр дә, алар мәчеттәге эшне теләсә нинди юл белән туктатырга тырышалар. Моны алар төрле органнарга әләк язып, халык арасында гайбәт сөйләп яки гаеп тагып эшли.
Без мөселманнар Аллаһ динен тотучылар булуыбыз белән бәхетлебез. Ләкин моның өчен Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. Шуны онытмыйк, чын мөселманның эшеннән һәм сүзенннән башкалар зыян күрми. Әлбәттә, һәркем үзенчәлекле шәхес. Аны стандарт рамкаларга кертеп булмый. Тәквалек сакал озынлыгы белән үлчәнми. Хәтта озын сакаллы мөселман да фетнәче, халыкны ялгыш юлга тартучы була ала. Галимнәрне инкарь итеп, аерым бер кеше артыннан иярү генә динилек түгел әле ул.
Гомумән, дин – безнең тормыш юлыбыз. Без һәр эшебезне Аллаһ исеме белән башлап, аның ризалыгы өчен башкарырга тиешбез. Ид мөһиме – Аллаһ бездән риза булсын дип, тырышырга кирәк. Әгәр беә аның өчен бер-беребезне ярата башласак, аның өчен изге эшләр кылсак, Раббыбыз саташудан һәм дошманлыктан коткарыр. Һәм бездә Аллаһның рәхмәте белән җәннәт бакчаларына керербез дигән өмет уяныр.
Илдар Баязитов