Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Милләтара тынычлыкны ныгытуда мөселман оешмаларының роле

Мечеть Ярдэм / Мәкаләләр / Милләтара тынычлыкны ныгытуда мөселман оешмаларының роле

Милләтара тынычлыкны ныгытуда мөселман оешмаларының роле. Мәкаләләр “Бер-берегезгә дөреслектә һәм тәквалектә ярдәм итегез, ләкин гөнаһ кылуда һәм дошманлык юлында булышмагыз” (Коръән).

Советлар берлеге таралгач, Россиядә һәм элекке союздаш республикаларда милләт һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе иң актуаль темаларның берсенә әйләнде.

Соңгы 20 елда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау, тотрыкландыру турында меңләгән акыл иясе баш вата, моның өчен дәүләт һәм төрле фондлар зур акчалар бүлеп бирә. Шулай булуга карамастан, вәзгыять элеккечә бик катлаулы булып кала бирә. Соңгы берничә елда исә вәзгыять тагын да катлаулана бара. Милли төсмер аркасында бәрелешләр килеп чыга, милләтчел маршлар уза, террористик актлар һәм үтерүләр була, гомумән, безнең җәмгыятьтә бер-береңне күрә алмау, сабырсызлык арта.

Соңгы еллардагы милләтара мөнәсәбәтләрдәге каршылык ике күренеш аркасында артты. Ул да булса, миграция мәсьәләләре һәм дини радикальлек. Нәкъ тә бу ике тема әхлаксез журналистларның, сәясәтчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең азыгына әйләнде. Нәтиҗәдә, Россия җәмгыятендәге барлык проблемаларны мигрантлардан, мөселманнардан һәм гомумән этник төркемнәрдән күрә башладылар, гаепне алардан эзләү норма буларак кабул ителә. Беренче чиратта, моны үзләрен гаделсез рәвештә либерал дип санаган оппозиция лидерлары һәм спикерлары кулланды. Аларның исемнәре дә билгеле, эшләре һәм сүзләре дә кемлекләрен күрсәтә.

Россия буйлап экспертиза һәм радикализм, экстремизмга каршы көрәшү үзәкләре ачыла, ләкин бу вәзгыятьне яхшы якка үзгәртми. Шуның өстенә кайбер үзәкләрнең эшчәнлеге проблеманы кискенләштерә. Миңа калса, хәлнең яхшы якка үзгәреш алмавының төп сәбәбе – Россиядә практик эш белән шөгыльләнгән оешмаларга тиешле игътибар бирелмәү. Ягъни дини оешмалар көн саен мигрантлар һәм төрле радикаль карашлы кешеләр белән очраша. Болар арасында, әлбәттә, мөселман оешмалары: мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман иҗтимагый берлекләре бар.

Әлбәттә, соңгы елларда дәүләтнең мөселман оешмаларына игътибары артты, шуңа күрә алар эшләп килә һәм үсеш ала бара. Бу безне шатландыра, ләкин, минемчә, аларның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау эшендә булган мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый.

Мисал өчен, күпчелек очракта Урта Азия иллләреннән килүче мигрантларны җирле шартларга җайлаштыру эшен мәчетләр ярдәмендә башкарып булыр иде. Әлбәттә, русча белмәгән мигрантларны телгә өйрәтергә кирәк, тик бу гына аз. Россия шартларына чын психологик җайлаштыру эше татар имамнары җитәкләгән мәчетләр аша эшләнә ала. Мәчетләр һәм татар-мөселманнар мигрантлар белән Россия җәмгыяте арасында арадашчы ролен үти ала. Чөнки эчүче, кызларга бәйләнүче, канун бозучы һәм сугышлар китереп чыгаручы начар мигрант образы, традицион милли җәмгыятьтән Россия җәмгыятенә кереп китә алмау сәбәпле, барлыкка килде. Чөнки милли мөхиттән аерылган мигрант төрле бозыклыкларга каршы тора алмый. Шуның өстенә төрле каршылыкларга керү, стресс кичерү мигратларның радикальләштерү куркынычын арттыра. Боларны барсын да истә тотарга һәм Россия җәмгыятенә бәя бирергә кирәк. Шуңа күрә мәчетләр мигрантларның адаптацияләү, мәдәни каршылыкны киметү урыны була ала. Чөнки алар Россиягә килүгә мәдәни каршылыкка керә башлый. Ләкин мәчетләрдә алар белән эшләргә кешеләр дә, башка ресурслар да җитми. Монда тулы беор программа: мигрантлар белән эшләү программасын төзү, аларны мөселман мәхәлләсе тормышына тарту, мигрантлар арасындагы радикаль һәм җинаятьчел карашларны бетерү.

Радикаль төркемнәр һәм деструктив агымнар белән көрәшүдә дә шундый ук хәл күзәтелә. Иң беренче чиратта бу проблема белән мәчетләр очраша, чөнки деструктив радикаль агымнар иж башлап мәчетне кулга төшерергә тырыша. Бу проблема зур мәчетләргә генә кагылмый, ә бөтен традицион мөселман дин әһелләренең көндәлек эшенә мәшәкатенә әйләнде. Чөнки мәчет-мәдрәсәләр мөселман тормышын билгеләгән урыннар, шуңа да Россия өммәте киләчәге шундагы идеологик көрәштә хәл ителә. Шуңа күрә бу проблеманы бөтен ил буйлап хәл итү өчен традицион мөселман оешмаларына максатчан һәм даими ярдәм күрсәтү мөһим. Констркутив ислам идеологиясен тәкъдим иткәндә генә, яшьләрне радикаль юлдан саклап калып була. Ә хәзерге вакытта яшьләрне ислам исеменнән төрле секталар белән агулаучылар, ягъни суррогатчылар, халкыбызны адаштыру юланы алып бара. Ягъни радикаль агымнарга альтернативаны чын ислам телендә мәчет һәм мөселман уку йортлары аша гына булдырып булачак.

Беркем дә мөселман дин әһелләре дәрәҗәсендә радикалларны белми, чөнки аларга көн саен алар белән очрашырга, сөйләшүләр алып барырга, аңлатырга һәм көрәшергә туры килә. Әмма традицион мөселман оешмалары радикаль оешмалар белән көрәштә оттыра. Чөнки традицион оешмаларның ресурслары аз, шуңа алар яхшы тәэмин ителгән радикальларга җиңелә.

Бүген мөселман оешмаларының милләтара һәм динара каршылыкларны хәл итүдәге ролен ныклап аңларга кирәк. Бу җәмгыятебез өчен тарихи мизгел, шуңа хәлне уңай якка үзгәртү өчен мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк.

Илдар Базяитов

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды