Мөселманнарга кагылышлы яңалыкларны караган саен, ирексездән, алардагы тискәре күренешләргә сискәнеп куясың. Рейтинг артыннан куу нәтиҗәсендә, кайбер сайтлар үз язмаларында арттырып җибәрә. Шул чагында, әллә динебездә бернинди дә уңай вакыйгалар юкмы икән, дип уйларга мәҗбүр буласың. Ә эчке конфессиональ нечкәлекләрдә болай да сай йөзүче гади укучылар күңелендә һәммәсе дә буталып бетте инде. Андый кешеләрдән еш кына динебез вәкилләре турында дәлилләнмәгән, төпле булмаган фикерләр ишетергә туры килә. Алар, гадәттә, төрле гаммәви мәгълүмат чаралары тарафыннан мәҗбүри тагылып, дөрес ясалмаган нәтиҗәләргә нигезләнгән була.
Кайчагында исламның дәрәҗәсен, абруен төшерү өчен махсус эшләнгән ниндидер бер программа тормышка ашырыладыр кебек тоела. Бу кирәге булмаган, урынсыз кыңгыр эш биниһая күп кешене гүзәл вә күркәм диннән читләштерә. Сәясәт белән шөгыльләнергә маташкан кайбер акрын кыймылдаучан, хәтта булдыксыз дин эшлеклеләрен матбугатта тозлап-борычлап яктырту нәтиҗәсендә, үзенең бөтен тормышын Раббыбызга тугры хезмәт итүгә багышлаган күп кенә имамнарның абруе зур тизлектә түбән тәгәри.
Ә дин, бизнес, сәясәт һәм башка шуның ише һәр эшкә тотынганчы, кешенең ныклы белемгә, тумыштан бирелгән дипломотиятә таянган сәләте кирәк. Ә бу сыйфатлар һәркемгә дә бирелмәгән. Шуңа күрә сәясәт белән шөгыльләнү урынына, төп бурычларны вак-төяк мәсьәләләргә кайтарып калдырып, үз файдаңа гына эш йөртүләр барлыкка килә. Ә бу исә мөселманнарның болай да җиңел булмаган тормышын катлауландыра һәм аларга үз остазларының уйлап кылмаган гамәле өчен дә җавап бирәсе була.
Әйе, дин чынлап та җәмгыятьтән аерылмаган һәм анда бара торган күренешләр мөселманнарны да читләтеп уза алмый. Ләкин алар хәтта игелекле максатларны тормышка ашырганда да яхшылап уйланылмаган хәрәкәтләр ясау өчен нигез була алмый. Безгә һәр мөселман Хак Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кылырга тиеш икәнлеген истән чыгарырга ярамый. Зур яңалык түгел, шулай да әйтмичә кала алмыйм: динебезнең нигезендә төрле даирәләр арасында йогынты ясау өчен көрәш ятмаска, бәлки мәрхәмәтлелек, игелек кылу, якын кешеңә булышу кебек сыйфатларга өстенлек бирелергә тиеш.
Сөекле Пәйгамбәребезнең хәйриячелеккә багышланган күп кенә хәдисләрен искә төшерергә һәм аларны тормышка ашырырга вакыт җитте. Бер-береңне нигезсез рәвештә гаепләүләр ташлаудан социаль яктан мөһим булган, файда китерә торган тәгаен гамәлләргә, халыкның инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, ялгыз карт-карчыклар кебек аз якланган катлавына ярдәм итүгә күчү мәслихәт. Бу исә динебезнең дәрәҗәсен арттырыр. Чын мөселманның социаль яктан файдалы кеше икәнлеген онытырга ярамый.
Дөрес, безнең алда яңа гына динне кабул иткән мөселманнарның белеме аз булу аркасында, төрле экстремистик секта төркемнәренә җибәрмәс өчен күп тырышлык куярга кирәк. Ник дигәндә, аларны ялгыш юлга кертеп җибәрү бик җиңел. Ләкин моның өчен аларга җәза алымы кулланырга омтылмаска, һәммәсенә хурлык тамгасы салмаска кирәк. Биредә яшьләрне агарту, мәгърифәтчелеккә тарту эшләре файда бирәчәк. Аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен һәм инициативаларын кулланып, төрле социаль чараларны үткәрүдә булышу зарури. Шулчагында яшьләр үзләренең кирәклеген аңларлар. Һәм аларның активлыгы тиешле юнәлешкә таба юл алыр.
Безнең мәсьәләләребез бихисап, тик никадәрле зур булып тоелмасыннар, аларны үтәү өчен бик кыска вакыт бирелгән. Асылда, безне алда көтә торган мәңгелек белән чагыштырганда, алар вак-төяк кенә былып санала. Менә шуның өчен дә теге яки бу мизгелдәге мәсьәләне хәл кылганда, без динебезгә зыян китерүче алымнырны кулланырга тиеш түгел. Бу бигрәк тә эчке мәсьәләләрне хәл кылганда, аларны дөньяга чыгаруда бик сак булырга кирәклегенә кагыла. Моның файдасына караганда зыяны күп булырга мөмкин. Әйтик, хәләл җефетләр арасындагы талашу ул әле гаиләнең таркалуы дигән сүз түгел. Низагтан соң, ир белән хатын килешеп тә куярга мөмкин. Әмма мондый җәнҗал матбугат аша барса һәм гаилә әгъзалары бер-берсенә дәгъва кылуны мәгълүмат чаралары аша башкарса, мондый гаилә мәңгегә таркала. Һәм алар, гадәттә, үпкәләүләрен соңгы көннәренә кадәр саклый торган була. Без дә шулай ук. Дини кардәшләребез белән дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга тиешбез. Дөрес, бу җиңел генә дә бирелмәс. Әгәр инде ниндидер низаг килеп чыккан икән, аны таратмау хәерле. Һәрвакытта да хәлне төзәтү һәм кардәшлек мөгамәләсен саклау өчен мөмкинлекне калдыру мәслихәт.
Кем турындадыр начар уйлар алдыннан динебез аңа 70 аклау табарга куша. Ә без хәзер нәрсә эшлибез? Карашы безнең фикеребезгә туры килми торган һәркемгә ташланырга, мәгълүмат чаралары аша без кешене чыбыркыларга әзер торабыз. Ә бит аның белән очрашып, күзгә-күз карашып аңлашырга да була. Без төрле яла ягучыларга җиңел генә ышанабыз. Моның Коръәндә Аллаһ сакланырга кушкан зур гөнаһ икәнлеген онытабыз. Шунысы кызык: без боларның барысын да бик яхшы аңлыйбыз, әмма үзебез белән берни дә эшли алмыйбыз.
Мондый хәлләр дәвам иткәндә яхшылыкка өмет кылу мөмкин түгел. Моннан исламга каршы эшләүче төрле коткы таратучылар оста файдалана. Без мөселманнар буларак, үзебез үк аларга тулаем булышабыз да. Күпмедер вакыт узгач, без хәзер барлык халык алдына чыгарган мәсьәләләр үзенең әһәмиятен югалтачак. Ә гөнаһларыз үзебез белән калачак.
Бәлки безгә идеологик ызгышуларны, төрле низаглы хәлләрне туктатып, барлык көчебезне, куәтебезне һәм мөмкинлекләребезне төзү эшләренә юнәлдерергә вакыт җиткәндер. Алдыбызда бихисап хәл ителмәгән бурыч тора. Күпләгән кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ. Безне ислам мәгърифәте, мөселман инфраструктурасы, мөселманнарның гаммәви мәгълүмат чаралары һәм башкалар белән бәйле эшләр көтә.
Мин әлеге фетнәләрнең Пәйгамбәребез әйтеп калдырган кыямәт көне билгеләре икәнлеге аңлыйм. Ләкин бу әле безнең ул фетнәдә катнашырга тиеш икәнлегебезне аңлатмый. Тик шуны истән чыгармыйк: динебезнең чәчәк атуына көчләрен сарыф итүчеләрне һәм мохтаҗларның хәлен җиңеләйтүчеләрне, фетнәгә сәбәпче булмаучыларны Раббыбыз юмарт рәвештә бүләкләр. Әмин.
Илдар БАЯЗИТОВ