«Алар үзләре мохтаҗ булуга карамастан, фәкыйрьләргә, ятим һәм әсирләргә ризык бирәләр һәм: "Без ризыкны Аллаһ ризалыгына ирешү өчен генә бирәбез һәм сездән моның өчен бүләк тә, рәхмәт тә өмет итмибез. Чөнки без Кыямәт көнендә Раббыбызның ачуыннан, ләгънәтеннән куркабыз”, -дип әйтерләр. Аллаһ аларны ул көннең бәла-казасыннан коткарды һәм аларны шатлык вә чәчәк ату белән бүләкләде” (Коръән, "Әл-Инсан”, 8-11).
Ислам – ул якын кешеләреңне ярату һәм рәхим-шәфкатьлелек кылу дине. Аның нәкъ менә шушы сыйфатлары бөтен дөньядагы кешеләрнең исламга гаделлек һәм рухи чыганак буларак мөрәҗәгать итүенең төп сәбәбе булып тора.
Хәзерге заманның теләсә нинди җәмгыятендәге кебек үк, Россиядә дә кичекмәстән чишүне сорала торган социаль мәсьәләләр күп. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бу хакта: "...Традицион диннәр гаиләгә һәм аналарга ярдәм, балаларны тәрбияләү һәм белем бирү, яшьләр сәясәте, бездә бихисап булган социаль проблемаларны хәл кылу, Россия Федерациясе Хәрби көчләренең ватанпәрвәрлеген күтәрү кебек мөһим өлкәләрдә хезмәт кылу өчен барлык мөмкинлекләрне дә алырга тиеш...”-дип билгеләп узды.
Шуңа күрә милли, дини һәм башка төрле социаль төркемнәргә керүләренә карамастан, илнең гражданнары җәмгыятьнең тотрыклылыгына ирешү өчен актив катнашырга тиешләр.
Җәмгыятебездә зур үзгәрешләр барган чорда социаль хезмәт күрсәтү дини оешмаларның төп бурычларының берсенә әйләнә. Ул шулай ук Россия җәмгыятен берләштерүче һәм тотрыклылыкка китерүче, динара тынычлык һәм үзара аңлашуга ярдәм итүче көчкә әверелә.
Шунысы бәхәссез: мөселманнар илебездә күп җыелган социаль мәсьәләләрне хәл кылуда үз өлешләрен кертергә тиеш. Ник дигәндә, социаль хезмәт мәхәллә халкыннан башлап, мәчет имамнары һәм галимнәргә кадәр һәр мөселманның изге бурычы булып тора. Иманны һәм рухилыкны ныгыту, мөселманнар үзаңының нигезе буларак, социаль хезмәтнең зарурилыгын аңлауда төп шартка әйләнүче бер билгедер.
Бу этаптагы рәсми һәм рәсми булмаган ислам институтлары эшендә аларның социаль файдалы эшчәнлегенә басым ясарга кирәк. Шул рәвешле, ким дигәндә ике мәсьәлә: яшьләрнең радикальләшүе һәм җәмгыятьтәге социаль киеренкелек хәл ителә. Моннан тыш, рәсми дин әһелләре активрак шөгыльләнергә тиешле социаль хезмәт традицион ислам институтларының иҗтимагый әһәмиятен арттыра. Нәкъ менә мәчетләр татар халкын гомер бакый социаль һәм психологик яктан яклау урыны булды.
Социаль хезмәтнең төп атамалары булып "иман” һәм "социаль гаделлек» торырга тиеш. Ягъни болар һәр мөселман кешесе теләктәшлек белдерергә әзер торган уңай категорияләр генә түгел, бәлки Россия җәмгыятендә тулаем кабул ителергә тиешле күренешләр. Җәмгыятебезгә хәзер үзенең әхлакый нигезенә кайту һәм аны рухи яктан сәламәтләндерү аеруча мөһим. Күпьеллык тәҗрибәдән күренгәнчә, моңа шул исәптән социаль хезмәт аша да ирешү мөмкин.
Татарстандагы зур һәм зур булмаган мәчетләргә, мөселман үзәкләренә, берләшмәләренә, ритуаль-җирләү хезмәтләреннән тыш, социаль файдалы эшчәнлеккә юнәлдерелгән билгеле бер өлкәләр ныгытылган булырга тиеш.
Эре мәчетләрнең һәм мөселман үзәкләренең бу рәвешле махсуслашуы, беренчедән, дәүләткә социаль мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итсә, икенчедән, җәмгыятебезне рухи яктан савыктырыр һәм сәяси юнәлештә кискен хәрәкәт итәргә теләге булганнарның көчен төзү, иҗат кылу тарафына юнәлдерер. Биредә төп мәсьәлә мөселман җәмгыятләрен һәм мәчетләрне сәясәтләшүдән социальләшүгә таба борылыш ясатудан гыйбарәт.
Шул рәвешле, монда төп теманы исламдагы сәяси мәсьәләләр түгел, бәлки аның социаль яктан файдалы мөмкинлекләре алып торырга тиеш.
Бу - мөһим, чөнки дини яшьләр арасындагы ризасызлык һәм радикаль карашлар хәзерге заманда хәл ителмәгән проблемаларга, гаделсезлекләргә (шул исәптән, социаль) җавап рәвешендә популярлык ала. Мондый яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм аларның көчен-куәтен төзү юнәлешенә борып җибәрү – төп бурыч. Бу яктан караганда, аларның социаль эш белән шөгыльләнүе деструктив агымнарга кереп китүдән саклаучы ышанычлы альтернатив ысул булып тора. Бу эшкә яшьләр һәм дин әһелләре күп вакытларын сарыф итәргә тиеш. Алар өммәт әгъзаларында үзләренең социаль яктан әһәмиятен, җаваплылыгын һәм бигрәк тә аларга ихтыяҗ булуны тоярга ярдәм итүләре мәслихәт.
Татарстандагы эре мәхәлләргә һәм мәчетләргә социаль эш башкару ягына юнәлү зарури. Шуның нәтиҗәсендә, җәмгыятебезнең рухи савыгуы, әхлакый асылыбызга кайтуы башланыр, Аллаһы боерса. Алардан гайре алга таба үсеш алуыбыз мөмкин түгел.
Социаль эш һәм хәйриячелек белән шөгыльләнү бу эшчәнлеккә бөтен күңелеңне салудан тыш була алмый. Беренчедән, кешеләр хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең никадәрле ихласлы икәнлеген тоялар. Икенчедән, социаль хезмәтнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: бу эшкә бөтен барлыгы белән тартылган кешеләр генә җитди һәм максатчан шөгыльләнә ала. Сирәк оештырылган хәйрия чаралары тулы канлы социаль хезмәт дип атала алмый. Зур чаралар мөһим анысы, ә алар арасында уздырылган акцияләр тагын да әһәмиятлерәк.
Бу уңайдан, Татарстан мөселманнарының социаль хезмәт нигезләмәсен (доктринасын) эшләү зарурияте турындагы мәсьәлә калкып чыга. Ул исә илебездә килеп чыккан проблемаларга нигезләнеп эшләнергә тиеш.
Биредә: "Ни өчен безгә үзебезнең социаль хезмәт доктринабыз зарури, ул дөньядагы башка мөселманнарның социаль доктринасыннан аерылырга тиешме?» дигән сорау туарга мөмкин. Билгеле, төп мәсьәләләрдә дөньядагы барлык мөселманнар да бердәм, тик Җир шарының һәр төбәгендә әһле исламга һәм җәмгыятебезгә тәэсир итүче мәдәни вә социаль факторлар бар.
Болар белән бәйле рәвештә, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары аерым әһәмияткә ия.
Шуны аңлау мөһим: рәсми дин әһелләре социаль мәсьәләләрне хәл кылуда актив катнашырга мөмкин. Татарстанда 45 мөхтәсибәт бар. Алар карамагында уннарча, хәтта йөзләрчә мәчетләр булып, шулар тирәсендә күпләгән кешеләр (имамнар, мәхәллә халкы) җыела. Татарстанда шундый ук киң таралган һәм тиз арада оешкан башка челтәрне күз алдына да китерүе кыен. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне һәм зур көчне җәмгыятебез мәнфәгатьләрендә, социаль проблемаларны хәл итүдә файдалану мәслихәт. Һәр мөхтәсибәт бу өлкәдә берничә юнәлешне үзенә алып, мәчетләрдә таратсын иде. Мисал өчен, бер мөхтәсибәт наркоманнар, төрмәдә утыручылар һәм хәрби комиссариатлар белән эшләсен, икенчесе үзенә колагы ишетмәүчеләрне, авыр холыклы яшүсмерләрне һәм күп балалы гаиләләрне алсын, өченчесе исә шәһәр паркларын чистарту буенча волонтер эшләре белән шөгыльләнсен, ятимнәргә һәм сугыш инвалидларына булышсын. Ә Казан кебек зур калада 50 гыйбадәтханәнең һәркайсын махсуслаштырып булыр иде.
Болар белән бәйле рәвештә, ТҖ МДНнең хәйрия бүлеге эше аерым игътибарга лаек. Әлеге бүлек хезмәтләренең вазифасына халыкның мохтаҗ катламына акча җыю һәм аны хәйрия чаралары аша тиешле кешеләренә тарату (ризыклата һәм адреслы ярдәм), Татарстан мөселман яшьләренең волонтерлык эшен оештыру, Татарстан районнары мөхтәсибәтләренең һәм башка мөселман оешмаларының социаль юнәлештәге эшчәнлеген стимуллаштыру, шулай ук методик китаплар белән тәэмин итү керә.
Бүлек эшенең өстәмә юнәлеше итеп, без Татарстан Республикасы мөселманнарының социаль хезмәте доктринасын әзерләү бурычын куябыз. Ул әзер булгач, социаль хезмәт доктринасының төп нигезләмәләре тезислар сыйфатында "Татарлар һәм ислам дөньясы» концепциясенә керер. Бу проект 2012 елда үткәрелгән татар дин эшлеклеләре
корылтаенда тәкъдим ителгән иде. Күләме һәм әһәмияте зур булган мондый доктрина аерым рәвештә дә эшләнергә лаеклы.
Хәйрия бүлеге хезмәткәрләре, алдарак әйтеп үтелгәнчә, халыкның мохтаҗ катламына ярдәм, хәйрия ашлары, башка төрле чаралар оештыралар. Аларның максаты кыен хәлдә калган гражданнарны мораль һәм матди яклаудан гыйбарәт.
Шулай ук Татарстандагы төбәкләрдә социаль хезмәт юнәлеше тагын да активрак үсеш алсын өчен аңа тиешле шартлар тудыру зур әһәмияткә ия булып тора.
Татарстанда мөселман оешмаларының социаль файдалы эшен үстерүгә шартлар тудыру һәм аны стимуллаштыру «Социаль хезмәт” дигән республика конкурс проекты, үзенчәлекле социаль-хәйрия өлкәсенә багышланган методик семинарлар, шулай ук концептуаль һәм гамәли мәсьәләләр, Россиядәге традицион конфессияләрнең социаль хезмәте проблемалары буенча фәнни-гамәли конференцияләр оештыру аша барырга тиеш.
"Социаль хезмәт” дигән республика конкурсының максаты Татарстандагы мөселман оешмалары һәм төрле мәчетләр арасыннан социаль файдалы эш башкаручы иң яхшы проектларны сайлап алу һәм аларга грантлар системасы аша акча чыганакларын бүлүдән гыйбарәт.
Конкурсның структурасы мондый: ел саен социаль эш буенча иң яхшы проектка бәйге игълан ителә. Ә Татарстандагы мөхтәсибәтләр, мәчет имамнары яисә мөселман оешмалары әһелләре социаль хезмәт буенча үзенчәлекле проектны тормышка ашыру өчен гариза бирә. Кайсы башлангычны якларга икәнлеге хакында Конкурс Советы карар кабул итә алыр иде.
Хәйрия бүлеге республикадагы барлык мөхтәсибәтләрдә һәм башка дини оешмаларда социаль эш бенча семинарлар, мастер-класслар оештырырга тиеш. Лекторлар сыйфатында социаль эшнең теоретиклары да, практиклары да җәлеп ителүе зарури. Мөхтәсибәлтәрдә аз дигәндә, социаль эш өчен җаваплы кешеләр, ә күп дигәндә, төрле инвалид төркемнәренең һәм социаль яктан кимсетелгәннәрнең Тернәкләндерү үзәкләрен булдыру мәслихәт. Тәкъдим рәвешендә районнар буенча махсуслаштыруны үткәрергә мөмкин: бер мөхтәсибәт әфьюнгә бәйлелеккә төшкәннәр белән шөгыльләнә, икенчесе төрмәдә утыручыларга, өченчесе колагы ишетмәүче инвалидлар һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә көчен күбрәк сарыф итә ала һәм башкалар.
Шулай ук авырулар, инвалидлар һәм бәхетсезлеккә дучар булганнар төркемнәре белән эшләү буенча семинарлар үткәрергә кирәк. Беренче чиратта, әфьюнгә бәйлелеккә тәшкәннәр, зәгыйфьләрнең төрле төркемнәре, ятимнәр, ялгыз карт һәм карчыклар, тәртипләрендә тайпылыш булган балалар белән эшләүгә әһәмият бирү сорала. Болардан тыш, мондый мәсьәләләрне: таркалып баручы гаиләләр, ялгыз аналар, яшьләргә белем бирү һәм аларны мәгърифәт юлына тарту, җәмгыятебезгә экология һәм шәһәр проблемаларын, милләтара вә динара низагларны хәл кылуда булышу һәм башкаларны кичекмәстән чишү сорала.
ТҖ МДНнең хәйрия бүлеге социаль хезмәтнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне даими рәвештә оештырырга тиеш. Андый конференцияләрнең максаты Россиядәге дини оешмаларның социаль хезмәте методикасын һәм методологиясен яңа күзлектән карап һәм күзәтеп, дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрнең социаль проектларга һәм дини оешмаларга кагылышлы уңай тәҗрибәсен вә социаль проблемаларны хәл кылганда динара бергәләп хәрәкәт итүне, яшьләр, җәмгыятьнең башка катлам вәкилләре белән эшләү ысулларын өйрәнеп, аларны тикшереп, тиешле карарлар кабул итүдән гыйбарәт. Бу конференцияләрдә катнашу өчен тарихчылар, философлар, социологлар, дин белгечләрен, дини оешма вәкилләрен, шушы өлкәдә эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен һәм руханиларны җәлеп итү зарури.
ТҖ МДНнең хәйрия бүлеге эшенең аерым юнәлеше булып, мәдрәсәдә белем алган талантлы шәкертләрнең укуын Россия Ислам университетында дәвам итүләренә булышудан гыйбарәт. Бу максатлардан, ТҖ МДНнең стипендияләрен булдыру өчен акча чыганакларын җыю мөһим.
ТҖ МДНдә социаль юнәлештә эш алып баручы җитәкчелек исә социаль хезмәт буенча җирле мөселман оешмаларына ярдәм итү ниятеннән, даими рәвештә Татарстан районнарына чыгарга тиеш.
Диния нәзарәтендәге хәйрия бүлегенең чираттагы мөһим проекты - "Ислам волонтерлары”. Ул Татарстандагы мөселман яшьләренең социаль файдалы эше фикерен тормышка ашыруны күз уңында тота.
Бу проект кысаларында, ягъни социаль яктан мохтаҗларга хәйрия чараларын оештыруда яшьләрне җәлеп итү ният кылына. Ул волонтерлар эше нигезендә, ТҖ МДНнең Хәйрия һәм яшьләр бүлеге белән берлектә эшчәнлек алып барырга тиеш. Бу проект кысаларында, төрле чараларда катнашучы яшь волонтерлар төркемнәрен барлыкка китерү кирәк. Мәсәлән, ул активистлар шәһәрне яшелләндерү, паркларда чүп җыю, шимбә өмәләрен оештыру, донорлык канын бирү, мохтаҗларга ашыгыч рәвештә акча җыю (мәсәлән, операция ясату өчен), балалар йортларында бәйрәм тамашалары үткәрү, хәйрия мәҗлесләрен оештыруга булышу (ифтар һәм башкалар), бәйгеләр, ТҖ МДН чаралары һәм башкаларны уздыруда ярдәм итә ала.
Волонтер төркемнәре татар халкының тарихи мирасын һәм хәзерге заман татарларының дини вә милли мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча ПИАР-акцияләр оештырырга тиеш. Мәсәлән, танылган галимнәрне тыңларга исәбе булганнарга мәдәни-мәгърифәт һәм фәнни-популяр лекцияләр сөйләүне оештыруда катнашырга була. Аннары аларны "түгәрәк өстәл” рәвешендә дәвам итү мөмкин. Мондый мәгърифәт эшенең максаты – традицион исламны дәгъват кылу.
ТҖ МДНдәге социаль проектларның икенче бер мөһим юнәлеше – Гаилә, балалар һәм хатын-кызлар эшләре комитеты.
Комитетның эше Татарстан мөслимәләрен ТҖ МДН тирәсендә берләштерүдән һәм гүзәл затлар арасында ислам кыйммәтләрен пропагандалаудан, шулай ук традицион кыйммәтләрне хәзерге заман "кабы”на төреп, пропагандалау чаралары үткәрүдән гыйбарәт.
Комитетның максаты – хатын-кызларны җәмгыятебезнең иҗтимагый, социаль һәм мәдәни тормышында активлаштыру, аналарның ролен, белем дәрәҗәсен күтәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, гаиләне ныгыту һәм җәмгыятьтә гаиләнең ролен арттыру.
Әлеге бүлек гаилә кыйммәтләренә багышланган курслар үткәрү һәм таныштыру хезмәте челтәрен оештырып, яучылар институтын торгызу белән шөгыльләнергә тиеш.
Комитетның эшендә Татарстан Мөслимәләре берлегенең зур тәҗрибәсе киң кулланыш алырга тиеш. Аерым алганда, Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау хезмәтен, Ялгыз һәм аерылган мөселманнарның гаилә төзү үзәген, Мөслимәләрне эшкә урнаштыру оешмаларын торгызырга һәм активлаштырырга кирәк. Комитет тарафыннан хатын-кызлар арасындагы эчүчелеккә каршы көрәш, Татарстан районнарында гаилә төзү үзәкләрен, аларны эшкә урнаштыру, ятим балаларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм һәм башка программаларны барлыкка китерү, аларны тормышка ашыру зарури.
Уставтагы максатларны тормышка ашыру һәм эшне уңышлы башкару өчен Комитет җитәкчеләре Татарстан шәһәрләре һәм районнарына барып, җирле хатын-кыз оешмалары, советлары утырышларында, конференцияләрендә катнашырга, вәгазьләр белән авылларга чыгарга тиешләр.
Татарстанда яңадан даими рәвештә мөселман модалары, милли вә мөселман киемнәре дизайнерлары һәм модельерлары бәйгеләре, шулай ук ел саен уздырылучы "Мөслимә” матурлык конкурсы үткәрелсен иде.
Шул рәвешле, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль юнәлештәге эшчәнлеге берничә ел эчендә яңа дәрәҗәләргә күтәрелер, социаль хезмәт мәсьәләсендә республикабыз алга китәр. Татарстанда төрле катлам зәгыйфь мөселманнарны уңышлы тернәкләндерүче үзәкләр вә әһле ислам оешмалары арасында эшнең җаен белүче профессионаллар барлыкка килер, иншә Аллаһ. Бу өлкәдә төп арбага җигелеп, эшне нәкъ менә яшьләр башкарырга тиеш, чөнки алар җәмгыятебезнең иң актив һәм социаль яктан сизгер өлешен тәшкил итә. Ислам – Раббыбызның чиксез мәрхәмәте һәм гаделлек чыганагы. Бу хакта һәр мөселман кешесе яхшы белә. Хәзер исә моны илебездәге барлык гражданнарның күрүенә һәм тоюына ирешү мәслихәт.
Илдар БАЯЗИТОВ, Татарстан мөфтие урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы