Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Яңалыклар


03.03.2014
2 март көнне Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл мәҗлес” Фестивале узды. Монда бәйрәмнәр оештыруда хәләл хезмәт күрсәтүче оешмалар үзләре белән таныштырды, тәҗрибәләре белән уртаклашты, мәҗлесләр оештыруга кагылышлы киңәшләрен бирде.

01.03.2014
Шушы көннәрдә генә «Ярдәм» мәчете басмаханәсендә нәшер ителгән «Мөслимә» газетасының икенче саны дөнья күрде. Ул элеккесеннән дүрт биткә калынрак, ягъни 12 битле булып басылып чыкты.

28.02.2014
2 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак.

27.02.2014
Бүген Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексында үзенчәлекле бәйге – тәүге тапкыр "Ислам чаңгы юлы” эстафетасы үткәрелде. Анда 30 дан артык спортчы, шул исәптән "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр һәм балалар церебраль параличы (БЦП) белән авыручылар катнашты.

26.02.2014
Бүген башкалабыздагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дигән яңа басмаханә (типография) ачылды. Бу күренекле вакыйгага Татарстан Дәүләт советы депутаты, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм күп санлы каләм ияләре килгән иде.

26.02.2014
Казандагы "Ярдәм” мәчетенә чалмалар ясау остасы Тимур хәзрәт Ибраһимов килеп китте. Ул биредә дини белем алучы ир затларына чалманы ничек үрергә икәнлеген ясап күрсәтте.

25.02.2014
Казандагы Россия Ислам университетының беренче курсында укучы мөселман кызлары "Ярдәм” мәчетендә булдылар. Алар бу гыйбадәтханәнең уку классларын, сәламәтлек саклау, яшәү, ашау-эчү бүлмәләрен карадылар, Брайль системасында укучыларны тыңладылар.

24.02.2014
Узган атна ахырында "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы начар күрүчеләр, дөм сукырлар Левченко бистәсе янындагы урманга чыктылар. Биредә һәр инвалид урман эченә куелган спорт җиһазларында шөгыльләнде, күкрәкләренә тутырып, саф урман һавасын сулады.

22.02.2014
«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты И. Ф. Исмәгыйлев исеменә Пермь өлкәсе Барда районыннан "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:

21.02.2014
Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген һәм "Ярдәм” мәчетен карау нияте белән Татарстанның самбо федерациясе вице президенты, халыкара классы спорт остасы Рәфыйк Әхмәд улы Мәдъяров килеп китте.

1-10 11-20 ... 701-710 711-720 721-730 731-740 741-750 ... 841-850 851-857 Все новости

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды