Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Төп яңалыклар



Яңалыклар:

01.03.2014
Шушы көннәрдә генә «Ярдәм» мәчете басмаханәсендә нәшер ителгән «Мөслимә» газетасының икенче саны дөнья күрде. Ул элеккесеннән дүрт биткә калынрак, ягъни 12 битле булып басылып чыкты.

28.02.2014
2 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак.

27.02.2014
Бүген Казандагы «Хезмәт резервлары» спорт комплексында үзенчәлекле бәйге – тәүге тапкыр "Ислам чаңгы юлы” эстафетасы үткәрелде. Анда 30 дан артык спортчы, шул исәптән "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләр һәм балалар церебраль параличы (БЦП) белән авыручылар катнашты.

26.02.2014
Бүген башкалабыздагы «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә «Зур Казан» дигән яңа басмаханә (типография) ачылды. Бу күренекле вакыйгага Татарстан Дәүләт советы депутаты, танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм күп санлы каләм ияләре килгән иде.

26.02.2014
Казандагы "Ярдәм” мәчетенә чалмалар ясау остасы Тимур хәзрәт Ибраһимов килеп китте. Ул биредә дини белем алучы ир затларына чалманы ничек үрергә икәнлеген ясап күрсәтте.

25.02.2014
Казандагы Россия Ислам университетының беренче курсында укучы мөселман кызлары "Ярдәм” мәчетендә булдылар. Алар бу гыйбадәтханәнең уку классларын, сәламәтлек саклау, яшәү, ашау-эчү бүлмәләрен карадылар, Брайль системасында укучыларны тыңладылар.

24.02.2014
Узган атна ахырында "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы начар күрүчеләр, дөм сукырлар Левченко бистәсе янындагы урманга чыктылар. Биредә һәр инвалид урман эченә куелган спорт җиһазларында шөгыльләнде, күкрәкләренә тутырып, саф урман һавасын сулады.

20.02.2014
19 февральдә Казанның “Рәйхан” кафесында мөселман яшьләренең “Иман йорты” проекты кысаларында аралашу кичәсе узды.

19.02.2014
Җитмештән соң тормыш бармы? 13 февраль көнне башкалабызның “Ярдәм” мә­четендә абыстайлар җые­лышында булганнар, мөгаен, бу сорауга сиксән­нән соң да тормыш бар, дип җавап бирер иде. Чынлап та, ул көнне җыел­ганнарның шактые сиксәнне узган, әнә Рәши­дә абыстай Исхакый туксанга җитеп килә. Шуңа карама...

18.02.2014
"Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә ханым Әдиатуллина 19 февральдә ТНВ каналының "Манзара" тапшыруында чыгыш ясый. Тапшыру иртәнге сәгать алты белән җиде арасында була.

1-10 11-20 ... 631-640 641-650 651-660 661-670 671-680 ... 731-740 741-743 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды